Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫНА ТӨРЕП: Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов урын өстендә ятучы балаларның хәлләрен белде

Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов инвалидлар ункөнлеге кысаларында Такталачык җирлегендә булды. Энгель Нәвап улы урын өстендә ятучы балалар тәрбияләүче гаиләләрнең хәлләрен белде, материаль ярдәм күрсәтте.

              Такталачык кызы Саидә Галиуллина туу белән авыруга дучар булган бала. Җәйгә өч яшь тула кызга.

Яшьтәшләреннән үсеш буенча калышса да әнисе белән әбисе һәр реабилитациядән кайткан саен уңышларын күреп сөенә. Ә тернәкләндерү үзәкләренә бик еш йөртәләр Сәидәне.

          Үзәк хастаханә, социаль яклау бүлеге аша бирелгән юлламалар буенча республикадагы тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланалар. Күптән түгел Чиләбе шәһәрендә оештырылган үтә дә заманча тернәкләндерү үзәгендә булып кайтканнар.

        Менә әлеге үзәктән кайткач Сәидәнең уңышлары күзгә күренерлек дип сөенә якыннары: бала мөкәйли башлый, уенчыкларның төсләрен аера, шакмакларны санаарга тырыша. Бәләкәй генә алга китеш  зур батырлык Сәидә өчен.

Чиләбедәге үзәктә Кытайдан килгән белгечләр дә кыз белән шөгыльләнгән. “Файдасы зур булды, менә тагын гыйнвар аена барырга планлаштырдык”,-ди Сәйдәнең дәү әнисе Гөлнара апа. Әмма биредә дәвалану очсызлардан түгел. Бер курс дәвалану, ким дигәндә, 200 мең сумга баса. Ә әлеге курслар елга 4 тапкыр кирәк. Моңарчы гаилә ничек тә үзләре хәлдән чыгарга тырышкан. Соңгы дәвалануга район башлыгы Энгель Фәттахов 118 мең сум белән булышкан.

Реклама


          Бүгенге күрешүдә Энгель Нәвап улы “Дәвалануның яхшы нәтиҗәләре булгач, дәвам итегез. Ә без сезгә булышырбыз!”- дип ышандырды.


            Сәидәнең гаиләсен авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров һәрчак күз уңында тота. Бу юлы да ул буш кул белән килмәгән, Галиуллиналарга җылы юрган тапшырды.

Сәидәнең әнисенең дус кызлары, туганнары тормыш киртәсен җиңәргә, нык булырга өндәп, рухи яктан да гел таяныч булганнар. Сәидәнең исеменнән инстаграмда @sos.saida.galiullina аккаунты ачканнар, биредә ярдәм күрсәтергә теләгән игелекле җаннарга  реквизитлар күрсәтелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X