Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ХӘЕРЛЕ СӘФӘРЛӘР БУЛСЫН: Актаныш муниципаль районы делегациясе Казахстанга Сабан туе бәйрәмен уздырырга юл тотты

Бүген райондашларыбыз Казахстанның Семей шәһәрендә узачак I Иртыш буе Халыкара Сабан туен үткәрергә юлга кузгалды.

              Актаныш районы хезмәтчәннәре, мәдәният, сәнгать әһелләренең татар халкының бай музыкаль аһәңен, милли биюләрен, йола, гореф- гадәтләрен танытуда, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар, башка милләтләр өчен Сабан туйлар уздыруда тәҗрибәсе зур. Казахстанга да безнекеләр берничә тапкыр барып милли бәйрәмебезнең асылын күрсәтүдә катнашты, 2019 нчы елда Уральск шәһәрендә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында чыгыш ясап төрле халыкларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен казанып кайткан иде. 

            Инде менә быел да райондашларыбыз Казахстанның Семей шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабан туен үткәрүдә үзләреннән зур өлеш кертергә олы сәфәргә юлга кузгалды. Татарстан Республикасыннан бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы итеп Актаныш муниципаль районы беркетелде. Семей шәһәре янындагы «Бейбитшилик» утравына 3 меңнән артык кунак җыелуы көтелә. Сабан туенда Актаныштан 170 мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе чыгыш ясаячак.  "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Казаннан "Бәрмәнчек" ансамбле дә милли бәйрәмнең күрке булачак. Шулай ук  танылган спортчы- остазлар Сабан туенда милли ярышлар оештырачак.

Делегация составында районыбызның һөнәрчеләре, милли аш-су осталары, эшмәкәрләре дә бар. 

                Семей Сабан туенда татар утарын урнаштырып, татар халкының ничек тормыш иткәне дә күрсәтеләчәк. Шулай ук 1000 литрлы зур казанда татар һәм казахларның иң яраткан ризыгы-шурпа пешерү планлаштырыла.

               Бу мөһим чарага Россиянең Иртыш елгасында урнашкан барлык шәһәрләреннән дә күпсанлы татарлар чакырылган.Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

              Семей шәһәре I Иртыш буе Халыкара Сабан туен уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмады. Чөнки Семипалатинск – казах даласында татарлар иң күп яшәгән шәһәрләрнең берсе, ә Иртыш елгасы исә Казахстан, Россия һәм Кытайны тоташтырган мөһим сәүдә юлы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев