Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Хезмәт хаклары арта

Русия Президенты Владимир Путин хезмәт хакының минималь күләмен 13 890 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.

"РИА Новости" хәбәр итүенчә, Федерация Советы хезмәт хакының минималь күләмен 2022 елның 1 гыйнварыннан 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы закон проектын хуплады.

Башта документта, хезмәт хакының минималь күләме аена 13 617 сум тәшкил итәчәк, дип күрсәтелгән иде, ләкин Русия Президенты Владимир Путин соңрак бу сумманы 13 890 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Дәүләт думасы дәүләт башлыгы тәкъдим иткән төзәтмәне хуплады. 

Быел Русиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 12 792 сум тәшкил итә. Русия Президенты төзәтмәләрен финанс белән тәэмин итү 2022-24 елларга кабул ителгән федераль бюджетта каралган иде.

Фото: "Кремлин.ру"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев