Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

ИФТАРГА:Тәмле балык салаты ясыйк әле

Эшләп карагыз, тик телегезне йота күрмәгез!

                       Кирәк булачак: 6 йомырка, 1 баш суган, 1 банка майлы балык консервасы (скумбрия, сайра), 100 грамм каты сыр, 50 г. атланмай, майонез, бизәү өчен 3-5 зәйтүн җимеше (караҗимеш).

                          Йомыркаларны пешерергә, суытып чистартырга һәм агын сарысыннан аерырга. Сырны эре угычта уарга. Суганны чистартып, ярымбоҗралап турап, кайнар су белән пешекләп алырга. Консервасының маен агызып, балыгын чәнечке белән изәргә.

Реклама

                       1нче кат – уылган йомырка агы, 2нче кат – уылган сыр, 3нче кат – балык, 4нче кат – майонез, 5нче кат – суган, 6нчы кат – каты килеш эре угычта уылган атланмай, 7нче кат – уылган йомырка сарысы. Салатның өстен телемләп киселгән зәйтүн җимеше белән бизәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Могҗизалы табын Аш-су серләре Татарстан Республикасы Аш-су