Актаныш

“Нәмәкәй” КВН командасы “Әйдә, ШаяРТ!” республика фестиваленең югары лигасына узды

Казандагы Халыклар дуслыгы йортында ике көн буе “Әйдә, ШаяРТ!” республика фестивале узды.

Фестивальдә Актаныш яшьләренең “Нәмәкәй” КВН командасы катнашты. Яшьләр Актаныш КВНчыларының данын кире кайтарырга бар көчләренә тырышты.

Нәкъ безнең якка хас юмор-көлке әлегә жюри күңелен әсир итә алды: “Нәмәкәйләр” югары лигага уздылар.

Афәрин, булдырдыгыз! Алдагы уеннарда да уңышлар телибез! 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: