Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балалар Чаллыдагы 1,5 млрд сумга төзелгән өр-яңа гимназия бәдрәфләренә рәсем ясап бетергән

Чаллыдаы "Замелекесье" микрорайонында урнашкан 14 нче санлы гимназия август аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган иде.

"Безнең гимназиягә өч ай гына. Бу өч айда без балаларга "Мәктәпне саклагыз!" дип 
 армый-талмый кабатлыйбыз. Яңа, җылы, матур һәм искиткеч итеп җиһазландырылган бинада уку һәркемгә дә насыйп булмый. Тик барыбер киресен күрәбез", - дип ачулана педагоглар.

Укытучыларның сүзләреннән аңлашылганча, ир-ат бәдрәфләрен күз яшьләрсез генә карап булмый. Стеналарга төсле ручка, карандашлар белән рәсемнәр ясалган, әллә нинди язулар бар. Педагоглар бу хакта гимназиянең социль челтәрдәге битенә ачынып язылган пост калдырган.  Ата-аналарга балалар белән әңгәмә үткәрергә һәм нәрсә эшләргә ярамаганлыгын аңлатырга кушылган.


Әлеге объектның бәясе-1,5 миллиард сумга якын. Учреждение республика акчасына сафка бастырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев