Актаныш

Гимназия укучылары «Умницы и умники» VI республика уены финалына үтте

27 май көнне Республика олимпиада үзәгендә «Умницы и умники» VI республика уены булып узды.

Бәйгедә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының X сыйныф укучылары Фәйзуллина Миләүшә, Габдуллина Алинә, Нурлыев Динислам катнашты.

Укучылар уңышлы чыгыш ясап финалга чакыру алды. Бу җаваплы өлештә дә сынатмаслар, җиңүгә ирешерләр дигән теләктә калабыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: