Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

«КитапFest» әдәби ярминкәсе: китап дөньясына сәяхәт

Актаныш районы Үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге «Татарстанда җәй» программасы кысаларында «КитапFest» әдәби ярминкәсе уздырды. Мәдәният һәм сәнгать паркында оештырылган чарада «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагере балалары һәм «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Әдәби мәйданчыкта балалар өчен биш төрле юнәлештә эш оештырылды. Алар арасында «Китап фейс-арт — әдәби ярминкә», «Әдәби интрига», төрле остаханәләр, «Библиошоу», «Бел һәм исеңдә калдыр!» куркынычсызлык лабораториясе һәм «Гаилә теләкләре агачы» мәйданчыклары булды.

Чара барышында катнашучылар табышмаклар, мәкальләр һәм тизәйткечләр чиштеләр, төрле иҗади остаханәләрдә катнаштылар, яраткан шигырьләрен укыдылар. Шулай ук «Фольклор дөньясына китап аша» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

«Гаилә теләкләре агачы» мәйданчыгында балалар үзләре яраткан, укырга киңәш иткән яки гаилә әгъзаларына ошаган әсәрләр турында фикерләре белән уртаклаштылар.

Актаныш районы Юл йөрү хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәмәтова куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган танып-белү уеннары үткәрде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм истәлек бүләкләре алдылар.

«КитапFest» әдәби ярминкәсе балаларны китаплар дөньясы белән таныштырды, аларның иҗади активлыгын арттыруга һәм файдалы белемнәр алуга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев