Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев радио бүлеге мөдире Әлфия Мөхәммәтованы туган көне белән котлады

"Актаныш-информ" җитәкчелеге туган көнен билгеләүче хезмәттәшләрне туган көннәре белән тәбрикләүне матур гадәткә кертте.

           Бу юлы без радио бүлеге җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтованы гомер бәйрәме белән котладык. "Актаныш-информ" бүлеге җитәкчесе Айнур Гыймадиев изге теләкләрен юллап, Әлфия ханымга чәчәк гөлләмәсе һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

Хөрмәтле Әлфия Марсель кызы!

Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сезгә  ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф телибез. Бәхет-шатлыкларыгыз, күңел канатларына куәт өстәүче уңышларыгыз мул булсын!

Гомернең иң озынын,

Бәхетнең иң зурысын

Телибез бәйрәм көнеңдә!

Күңелең тыныч булсын,

Эшләрең гел уң булсын!

Нур балкысын өеңдә!

Күк йөзе аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын,

Синең күңел күгендә!

Бәхетле бул, муллык юлдаш булсын,

Дәрт сүнмәсен йөрәк түреңдә!

 

Ихтирам белән, хезмәттәшләрегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев