Актаныш

Мәсәдедә яшәүче Дания Минһаҗева бүген юбилее уңаеннан ил- район җитәкчелегенең котлауларын кабул итте

Мәсәде авылында яшәүче Дания Минһаҗевага бүген 90 яшь тулды.

Хөрмәтле тыл ветеранын район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов котлады, юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсе белән күчтәнәчләр тапшырды.

Мәсәде җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова ак әби турында бары матур, җылы хатирәләр генә сөйләде, авылдашына иң изге теләкләр җиткерде.

- Бик бәхетле әни, дәү әни, әбекәй ул безнең Дания апабыз,- дип, 90 яшәрнең гомер юлы белән таныштырды.

Минһаҗева Дания Хисмәтулла кызы 1932 елның 1 июнендә Белоруссияның Борисов шәһәрендә дөньяга килә.Даниягә ике-өч яшьләр булганда әти-әниләре туган якларына кайталар. Монда ике сеңлесе ,бер энесе доньяга килә.Дания мәктәптә укый башлый.Сугыш башлану белән әтисе сугышка китә.Гаиләдә әнисенә дүрт бала кала.Күпмедер вакыттан әнисе авырып эшкә йори алмый башлый.Кечкенә Дания колхоз эшенә  башта әнисенә ияреп йөрсә ,яңадан үзе генә йөри башлый.Борчак басуында да ,зурлар нинди эштә- без дә шулар белән йөрдек, ди ул
Әтисенең сугышта үлде хәбәре килә...Әнисе авыру...Өйдә өч кечкенә эне-сеңел...
Сугыштан соң 1946 елда әнисен бераз дәвалап булмасмы, һавасы килешмәсме дип ,Үзбәкстан якларына ,әнисенең апасына  барып кайтырга уйлыйлар.Дания монда ефәк фабрикасына эшкә урнаша. 1948 елда каты авырудан әнисе үлеп китә.Балалар Дания һәм апасы тәрбиясендә калалар.
          Дания авылын да онытмый .Әбисе янына да кайтыштырып йөри.Авылда Гавис абый белән таныша.Яшьләр очрашалар,хатлар язышалар.1955 елда Гавис абыйга кияүгә чыгып Мәсәдедә яши башлыйлар.Ике кыз, өч малай үстерәләр.Ләкин ике малайлары фаҗигале төстә вакытсыз китеп баралар.
          Бүгенгесе көндә Мәсәде авылында Ходайдан балаларына һәм онык-оныкчыкларына  исәнлек-саулык   сорап,  тыныч кына гомер итә Дания апа.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: