#АктанышҮткәннәнКиләчәккә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген районыбызның иң оста шәҗәрәчеләрен бүләкләделәр
Бүген район архивында «Минем шәҗәрәм» республика Шәҗәрә тикшеренүләре конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.
-
26 майда Эшмәкәрләр ярминкәсенә рәхим итегез
Районыбызда үзаллы эшчәнлек булдырган булдыклы эшмәкәрләр, үзмәшгульләр артканнан арта. 26 май көнне алар үзләре җитештергән товарларны Эшмәкәрләр ярминкәсендә тәкъдим итәчәк.
-
Ленар Зарипов Татарстан матбугаты көне алдыннан «Актаныш-информ» коллективы белән очрашты
Тиздән, 19 май көнне республикабыз журналистлары, матбугат хезмәткәрләре Татарстан матбугаты көнен бәйрәм итәчәк. Ә «Актаныш-информ»чылар бәйрәм котлаулауларын бүген үк кабул итә башлады. «ТАТМЕДИА» АҖ-нең «Актаныш-информ» филиалы коллективын бүген районыбыз башлыгы Ленар Зарипов кабул итте.
-
Яңа Әлем мәктәбе укучылары «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә актив катнаша
Быел илебез Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итә.Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр санаулы гына көннәр калып бара.
-
Җиңү тәрәзәләре: Кадетлар бәйрәм алдыннан Бөек Җиңү символлары белән тәрәзәләрне бизәде
Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 78 еллыгын «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенрәссия патриотик акциядә катнашып каршы ала.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов йөзьяшәр Рәшидә Рәхмәтуллинаны юбилее белән котлады
Актаныш авылында яшәүче Рәшидә Рәхмәтуллинага бүген 100 яшь тулды. Гасыр яшьтәшен иртә белән үк олуг юбилее белән котларга чәчәк гөлләмәләре, бүләкләр алып Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов килде.
-
Уразайдан Шиһаповлар нәселе дәвамчылары Зәйдә «Гасырлар авазы» конкурсында катнаша (фотолар)
Бүген Зәй шәһәрендә республикакүләм «Эхо веков- Гасырлар авазы» конкурсының зона этабы уза.
-
Сыендыручы гаиләләр «Туган як» музеенда
Язгы каникуллар вакытында балаларның ялын кызыклы һәм күңелле, файдалы үткәрү мөһим. Әти-әниләр мөмкинлекләреннән чыгып кыз-улларын музей-театрларга, зоопарк-циркларга алып барырга тырыша. Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге сыендыручы гаиләләрдәге балалар өчен бүген «Туган як» музеена экскурсия оештырды.
-
Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев Вазыйх Мирасовны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Чишмәбаш авылында яшәүче райондашыбыз Вәзыйх Мирасовка бүген 90 яшь тулды.
-
Осталар җыелган җирдә: Актаныш сынчылары Үзәк чыршы мәйданын бизи
Актанышта мәдәният-сәнгатькә генә түгел, рәсем-сынчылыкка оста халык яши. Аларның иң-иңнәре бүген Үзәк чыршы мәйданын бизәп гүзәллек тудыра.
-
Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов бөек җырчы Әлфия Авзалова турындагы китап тәкъдим итү кичәсендә катнашты
Актанышның танылган шәхесләре республикабызның төрле төбәк-шәһәрләрендә туган ягыбызның якташлык җәмгыятьләрен оештырып уңышлы эшчәнлек алып бара, социаль -иҗтимагый тормышта актив катнаша.
-
Ветераннар активы- районыбызның алтын фонды
Быел Татарстан Республикасында Ветераннар берлеге оешуга 35 ел. Районыбызда да нәкъ шушы вакытта Ветераннар Советы барлыкка килә.
-
ҖЫР-БИЮЛЕ ЗУР БҮЛӘК
7 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда узган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Актаныш муниципаль районы Муса Җәлил исемендәге премия иясе Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерты моны тагын кат дәлилләде. Сәнгать коллективы ансамбльнең оешуына 50 ел һәм дәүләт ансамбле статусын алганына ун ел тулу уңаеннан, юбилей концерты белән Чаллыга килеп зур бәйрәм ясадылар.
-
Актанышта бердәмлек ярминкәсе: Ите дә, сөте дә, арпа, бодае, хәтта җитене дә үзебезнеке (фото һәм видео)
Бүген Актанышта Халыклар бердәмлеге көнендә бәйрәм ярминкәсе уза. таң әтәчләре кычкыру белән районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләре Актанышка юлга кузгалган. Иртән иртүк килеп сату нокталары-палаткалар корганнар, үзебезнең районыбызда, үз туфрагыбызда үстерелгән яшелчә, икмәк, ит-май кебек авыл хуҗалыгы продукциясен халкыбызга тәкъдим ителде.
-
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре: Актаныш авылында 9 905 кеше яши
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре: Актаныш авылында 9 905 кеше яши, шуларның 4 667се ир - атлар һәм 5 238 хатын-кыз