Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Газетабызның яңа саны дөнья күрде- иртәгә йортыгызга "Актаныш таңнары" киләчәк

“Актаныш таңнары” газетасының 8 июль саны дөнья күрде. Иске Айманнан Мулланур һәм Тәхия Мәҗитовлар, Киров авылында яшәүче Алмас һәм Венера Сабитовлар “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек булдылар. Газетаның беренче бите шундый күңелле хәбәр белән ачыла.

                  Тормыш без дигәнчә генә бармый. Авырулар да сагалап тора. Көнкүреш проблемалары, төрле четерекле мәсьәләләр калкып чыга. Авылларда яшәүчеләр саны кими. Безнең районда гына да социаль яктан куркыныч 6 гаилә исәптә тора, аларда 14 бала тәрбияләнә. Демографик хәлнең торышы турындагы язма – икенче биттә. 
Өченче бит авыл хуҗалыгы темасын яктырта. Быелгы урып-җыюда 88 комбайн катнашыр дип көтелә. Ә басуларда игеннәр мул уңыш вәгъдә итә.

 

             Законны белмәү җаваплылыктан коткарамы? Ничек уйлыйсыз? Юк, коткармый. Коррупция темасы күтәрелгән җитди сөйләшүдә шул хакта аңлатылды. Язма – дүртенче биттә. Шунда ук суга батуның күңелсезлекләре турында икенче бер материал да урын алды. Су коенганда, балык тотканда уйламаган-көтмәгән бәхетсезлеккә тарымас өчен саклык чаралары күрү мөһим.
 

               “Актаныш таңнары” газетасы читтә яшәүче күренекле якташларыбызның язмаларын да бастырып чыгара. Узган атнада Вахит Имамовның тарихи мәкаләсе урын алса, бу атнада Казан дәүләт университеты доценты Таһир Гыйләҗевның документаль язмасы урнаштырылды. Укытучылары белән бәйле хатирәләре белән уртаклаша. Бишенче бит.
 

           Алтынчы-җиденче битләр төсле фотолар белән күркәм. Җәй – күңелле балачак, яшеллек  чоры. Лагерь тормышы, җиләкле бакча, урамда – шат авазлар...
Саклык, саклык һәм саклык... Юлларда йөргәндә иң мөһиме – кеше иминлеге. Шуны кайгырту ниятеннән комиссия утырышында җитди сөйләшү булды. Сигезенче бит – тулысынча шул хакта.

 

               Арабызда ачы язмышлы кешеләр яши. Ләкин аларның күңелләре китек түгел. Сынмыйлар, сыгылмыйлар. Башкалар ярдәменә мохтаҗлыкны сизмәсеннәр, даруга кытлыкны кичермәсеннәр өчен ниләр эшләнә? Тугызынчы биттән укыгыз.
Унынчы битне котлаулар сәхифәсе колачлый. Якыннарының юбилейлары белән тәбрикләп, җылы сүзләрен газета аша ирештерергә теләүчеләр шактый. Бу аңлашыла да, күңел һәрвакыт җылы сүз көтә.

 

               Унберенче-уникенче бит игъланнар, реклама өчен. Җәй – төзелеш алып барырга кулай вакыт. Кемгә ком, кемгә цемент кирәк, кем өен тышларга тели. Газета шундый оператив белдерүләре белән һәркемгә кирәкле һәм кадерле. 


Филиза СӘЛАХОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев