Актаныш хәбәрләре тег белән яңалыклар
-
САМОЛЁТНЫ КОТКАРГАН ӨЧЕН
– Фронтта беренче бүләгеңне ничек алдың? Шуны да сөйлә инде,– дип сорыйбыз, аның яныбыздан китәргә җыенуын күреп. Ул бит гүзәл Агыйделгә барып коя торган Чәрмәсән елгасы буенда утырган бәләкәй Чатра авылында ферма мөдире булып эшли. Туган илебезгә күп итеп ит җитештерәләр. Без, авыл малайлары, кебек һавадан авыз белән кош тотып йөрмиләр.
-
"Актаныш авазы" телевидениесенең "Хәбәрләр" тапшыруы, 03.05.22
03.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ШӘЙМУЛЛА СОЛДАТ ХАТИРӘЛӘРЕ
Уратып-нитеп тормыйбыз, Чатра авылында аннан да алда кеше юк. Эшкә тотынса, коя да куя, диләр. Өйләр сала, тимер дә суга, тегермән дә төзәтә. Сүз эзләп тә кесәсенә керми, барысын да авызына каратып куя. Ялганлыйдыр дип тә уйламагыз, андый түгел ул. Бик кешелекле булуы белән якташларының хөрмәтен яулады. Ярдәм кирәк булган очракта авылдашлары янына, беренче булып барып җитте. Хәләл көчен аларга кызганмады.
-
Эремчек суы
Файдалы!
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 5 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Яңгырлы иртә кәефегезне төшермәсен, көнегез уңышлы һәм күңелле үтсен! Язгы май яңгыры иген муллыгына менә дигән этәргеч булсын!
-
Правадан мәхрүм иттеләр...
2012 елның 28 апрелендә Актанышта яшәүче А.А. Сундуковка карата РФ КоАП 12.8 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды. Бу хакта Актаныш Башкарма комитеты хәбәр итә.
-
Бу майның составы ана сөтенә охшаган...
Сез аны кулланасызмы?
-
Гербицидларны бакчада дөрес куллана беләсезме?
Әйе, беләм дияргә ашыкмагыз! Чөнки бу тематикага багышланган "Бакчачы почмагы", "Болгар" радиосындагы Актаныш тапшыруларының көндезге чыгарылышында яңгырыйчак! Мөхәрриятебезнең якын дусты, студиябезнең даими кунагы, һәвәскәр бакчачы Дания ханым Сәетзадина үзенең файдалы киңәшләрен бирүен дәвам итә.
-
Яшелчәләрдә туклыклы матдәләрнең күбесе саклансын өчен нишләргә?
Яшелчәләрнең күп төрләрендә (мәсәлән, бәрәңге, гөмбә, шпинат, спаржа яки брюссель кәбестәсендә) суда эри торган витаминнар бар, шул исәптән B һәм C витаминнары.
-
Кара еланнар белән очрашмавың хәерлерәк, диләр белгечләр
Апрель аеның җылы булуы Русиядә кара еланнарны кышкы йокыларыннан иртәрәк уяткан. Урманда йөрергә булсагыз, аяк астына карап йөрегез, таяк белән үләннәрне бутап карагыз, диләр белгечләр. Әгәр дә гомеренә куркыныч янаса, кара елан кешегә һөҗүм итә.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 4 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Имин һәм дә ямьле булсын, Бу чәршәмбе иртәсе. Шул иртәдә һәммәгезгә, БӘХЕТ, МӘХӘББӘТ, ШАТЛЫК, Килә бүләк итәсе.
-
“Мәхәббәт эликсиры” эчәбезме?!
Борын-борын заманнардан ук кайсыбер ризык һәм эчемлекләр дәртне арттыручы дип саналган.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 3 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Иртәләрегез хәерле, көнегез уңышлы булсын, дуслар! Чын йөрәктән һәммәгезгә дә сәламәтлек, игелекле эш-гамәлләр, уңышлар, бәхет телибез!
-
Назлы сиреньнәрне өзеп, һәлак итмәгез, иптәшләр!
Һичбер кызгану белмичә сирень чәчәкләрен сындырабыз.
-
Татлы эчемлекләрнең бу тәэсирен белә идегезме?
АКШның Джорджия һәм Көньяк Калифорния Университетлары галимнәре эксприментлар үткәргән һәм татлы эчемлекләр куллануның көтелмәгән нәтиҗәләрен ачыклаган.