Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кырларны гербицид белән эшкәрткән дельтаплан һәлакәткә очраган

Бүген көндезге унберләр тирәсендә Алабуга районы Илмәт авылы янында дельтапланның каты итеп җиргә төшеп утыруы нәтиҗәсендә 66 яшьлек пилот үлгән. Дельтапланда «Яңа Юраш» крестьян-фермер хуҗалыгы карамагындагы кырларны гербицид белән эшкәрткән булганнар.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү башланган. Тикшерүчеләр дельтаплан һавага күтәрелгән һәм һәлакәт булган урынны карыйлар.

Фаҗига маневр ясаган вакытта очкыч белән идарә итүдә хата җибәрү, техника эшендә тоткарлык барлыкка килү яки начар һава шартлары аркасында килеп чыккан булырга мөмкин дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев