Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Сыйныфташы белән талашкан кыз тәрәзәдән сикергән

Чаллы прокуратурасы бүген Замелекесье шәһәренең 39нчы мәктәбендә булган гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрә.

Күзәтчелек ведомствосы хәбәр иткәнчә, 12 яшьлек кыз мәктәпнең өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Кызга 12 яшь. Ул исән . Төрле травмалар белән хастаханәгә озатыла.

Күзәтчелек ведомствосы мәктәп администрациясе эшенә белем бирү процессында укучыларның тормыш куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү эшенә хокукый бәя бирәчәк. Нигезләр булган очракта прокурор җавап бирү чаралары күреләчәк, дип хәбәр итә ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Мәктәпнең үзендә бу хәлне берничек тә шәрехләмиләр. Әмма кызның сыйныфташлары белән бәхәс аркасында тәрәзәдән сикерүе билгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев