Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!..

Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА

Минем арттан тутыкай гел сукранып кала:
– Бала-чага түгел бит инде син! Дәрәҗәле институтта укыйсың! Өстенә юк дип уйларлар, бигрәк адәм көлдереп йөрисең! Ул чәчләреңне дә матурлабрак йөртергә була торгандыр. Кыз бала бит син!
Мин аның белән бәхәскә кереп тормыйм, дөресрәге, җавап та бирмим. Ничә әйттем инде, ничек телим, шулай киенәм, миндә берәүнең дә эше юк, дип. Аңламый. «Ошамаса, кайтып кит үз өеңә, монда сине берәү дә тотмый», – дип әйтәсе килә дә, әлегә түзәм...
 – Сылу!
Кем дәшкәнен белергә дип артыма борылмадым, адымнарымны гына акрынайттым. Бер Тимур гына исемемне шулай кыскартып әйтә, «Таңсылу» дияргә иренә, күрәсең. Әтине дә әйтер идем, тапкан кушарга исем. Тулысынча әйтсәң, җайсыз, татарча ипи-тозлык кына белгәннәр бөтенләй азапланып бетә. Сылу дисәң... Нинди сылу инде мин! Юри мыскыл итәләр дип уйларсың.
Тимур белән кызык кына очраштык без. Төнге клубта минем белән бер төркемдә укыган кыз белән биегән бу. Анысына егет ошамаган, күрәсең, үзен «Таңсылу» дип таныштырган, телефон номерын да минекен әйткән. Шалтырата бер көнне, «очрашыйк әле», ди. Кем икәнен сорап тормадым, киттем. Тегенең гаҗәпләнүен күрсәң! Ачкан авызын да ябалмый карап тора. «Син чынлап та Сылумы?» – ди. «Ник, сылу кебек түгелмени?» – дим. Нишләсен, кафега да алып керде, озатып та куйды. Кабат кайчан очрашачагыбызны сорамады, билгеле. Шулай да берничә тапкыр очраклы гына юлларыбыз кисеште. Анда да сөйләшүебез гел теге кыз тирәсендә барды.
 – Тәки әйтмәде үзенең кем икәнен, ә? Каян эзләргә икән соң аны миңа?
 – Ник эзлисең аны? Синең аңа кирәк түгеллегеңне аңламадыңмыни?
– Бәлки, шаярткандыр да, хәзер үкенәдер...
 – Андый кеше үкенә белми инде ул!
Бүген дә шул кызны сорашырмы дисәм, юк икән. Болай гына дәшкән, юк-барны гына сөйләшеп алдык. Юкса аның өчен төркемебездәге егерме кыздан минем телефон номерын кем биргәнен белешеп йөри алмыйм инде.
Тимурга минем ише кызлар кирәк түгел дә түгел. Ул чибәрлеге, ул өстенә кигән киемнәре... Артист булса, гел уңай геройлар гына бирерләр иде аңа уйнарга. Теге кыз ник шулай шаярткандыр. Мин булсаммы?! Хәер, бу турыда аңа үлгәндә дә сиздерәсем юк.
Бүген «очрашулар көне», ахры. Дәресләр бетүгә, институт ишек төбендә әти көтеп тора иде. Мин аның белән салкын гына исәнләштем.
 – Берәр нәрсә кирәк түгелдер ич?
 – Синнән нәрсә кирәк булсын инде миңа, кызым! Менә, әз булса да, бераз акча алып килдем. Бусы – тәм-том...
Акчасын да, пакетын да алдым, тик исем китмәгән кыяфәт чыгардым. Янәсе, синең ярдәмнән башка да тормышым гөрләп бара!
 – Берәр уенчык салырга да онытмадыңмы? Син бит мине сабый чагымда ташлап киттең, уенчык уйнар чакта...
 – Кызым...
Хәзер тагын аклана башлый инде. Күзләре дә дымланачак... Яратмыйм сытык кешеләрне, андыйларга жәлләп түгел, нәфрәтләнеп карыйм.
Әти турында сүз чыкса, тутыкай гел аны яклый.
 – Әниең вафатыннан соң күпме ел яшәде бит ул син дип кенә! Яше бара, берзаман син дә кияүгә чыгып китәрсең, олыгайган көнендә ялгыз калсынмыни ул? – ди. Күңелем аның белән килешә дә кебек, тик әтинең үзен күрүгә, эчемдә тагын бураннар уйнап ала. Мин дип торса, ташлап чыгып китмәс иде әле.
Тутыкай дигәнем – әтинең бертуган апасы, озак еллар ялгызы яшәгән, әти, икенче хатынга өйләнеп, йорттан чыгып китәргә ниятләгәч, минем янга күчеп килде.
Кайтырга Сәвия белән бергә чыктык. Ул да безнең якта тора, әти белән сөйләшеп бетергәнне көтеп тора икән.
 – Ник алай коры кыланасың аның белән? – дип аптырый Сәвия. – Сине сагынып килгән бит ул!
Мин аңа күзләремнең агы белән генә карап алам. Нәрсә аңлыйсың соң син, янәсе.
 – Менә минем әтием булса иде әле, елга бер күрешсәк тә риза булыр идем!
Мин аны аңларга тырышып та карамыйм, сүзсез атлыйм. Аерылышканда да кул болгап кына саубуллашам. Тормышыма тыкшынганнарны яратмыйм мин. Андыйлар ни әйтсә, шуның киресен эшлисем килә башлый.
Икенче көнне урынымнан тора алмадым. Гәүдәмнең сул ягы үтереп сызлый, укшыта-укшыта башым авырта иде. Тутыкайны көч-хәл белән дәшеп китердем. Ул әллә ни сорашып маташмады, шундук «Ашыгыч ярдәм» чакыртты. Табибларга да хәлемне үзе аңлатты:
 – Йөрәге тумыштан чирле аның. Тагын кайчан кабатланыр дип котым очып көтә идем...
Аның тавышы әллә каян, кое төбеннән килгән шикелле ишетелә. Аннары ул хастаханәдә кирәге чыгачак әйберләремне җыеп төйнәде, табибларга мине машинага утыртырга булышты.
...Мин яткан палатада бөтенесе дә – операция көтеп ятучылар. Кайсы үзен тыныч тотарга тырыша, кайсы качып кына елый. Икенче берәүләр үзләрен кая куярга белмәгәндәй туктаусыз йөреп тора.
Башымда бер уй да юк. Ни күрәсе булса да, миннән тормый. Күңелем белән күптән әзер инде мин моңа. Кайчан да булса килергә тиеш иде ул көн: йә, ниһаять, куркып яшәүдән туктыйсың, йә... Бармы мин дөньяда, юкмы, аннан берни үзгәрми. Шуңа күрә күзләремне түшәмгә текәп ятам да ятам. Берни сорашмыйм да, сөйләшмим дә.
Көндезге йокы сәгате узуга, палатама халык агыла башлады.
Иң беренче булып әти килде.
 – Бар да яхшы булыр, кызым, борчылма, – ди. Бүтән чак булса, тупас итеп җавап кайтарыр идем. Бүген миңа аннан да якынрак кеше юк. Әти дә, әни дә булды бит ул минем өчен. Үзе мине юата, ә үзенең күзләрендә – яшь.
 – Син дә борчылма, – дим, миңа таба сузган кулыннан сыйпыйм. Озак утырды, чыгып, табиблар белән дә сөйләшеп керде.
Әти артыннан тутыкай килде. Җылы аш китергән. Тамагымнан ризык үтми бит әле минем, апам-җаным. Тик алай дип кычкырып әйтмәдем, азапланып булса да, бер-ике кашык йоттым. Минем өчен тырышкан бит инде ул.
Сәвия дә килде, аның артыннан бер төркемдә укыган башка иптәшләр дә күренде.
 – Имтиханнар өчен борчылма, булышырбыз, – диләр. Имтихан кайгысы түгел әле миндә. Аны биреп торасы булырмы, юкмы... Шулай да рәхмәт дигән кебек елмайдым. Елмаюым бик күңелсез килеп чыкты, билгеле.
Иң соңыннан Тимур күренде. Бер бәйләм чәчәк тоткан. Исәр! Үләмме-каламмы дип яткан кешегә нинди чәчәк ди инде!
 – Сылу!
 – Нинди сылу инде мин, Тимур!
 – Сылулыгыңны үзең аңламыйсың шул син!
 – Ник монда килеп вакытыңны әрәм итеп йөрисең? Теге кызны эзлисе урында!
 – Таптым бит мин аны! Дөресрәге, әле монда килгәндә автобуста очраштык.
 – Озата китәргә иде...
 – Китәргә иде дә... Булмады инде.
 – Ник?
 – Синең янга ашыктым бит.
 – Һе... Кабат югалтудан курыкмыйсыңмы?
 – Курыкмыйм. Әллә ни зур югалту булмас ул.
Тимурның елмаюы да матур. Сак кына чәчләремнән сыйпаганда рәхәтләнеп күзләремне йомып яттым.
Ул киткәч, башымда берәм-берәм төрле уйлар баш калкыта башлады. Миңа барыбер дигән булам да... Үз-үземне алдарга тырышуым гына ул.
Иртәгә операция өстәленә ятасы. Палата табибы, әллә ничә кереп, хәлемне сорап чыкты. «Син әзерме?» – ди. «Ие»,– дип, иягемне каккан булдым. Үзем күңелем белән бер тамчы да әзер түгел. Күпме кешене борчуга салам бит мин! Шуларны юатырга өлгерә алмам дип куркам...

Реклама

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/proza/olgerse-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X