Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Баш санитар табиб: Тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк

Балаларны дәрестән читләштерү вирусның бер укучыдан икенчесенә йогуын булдырмаска ярдәм итә.

Татарстанда ОРВИ аркасында карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр юк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина журналистларга шулай дип белдерде.

«Читләштерү чарасы — оешкан коллективлар арасында кисәтү чарасы ул, бүген сыйныфны карантинга озату турындагы карарны белем бирү учреждениесе кабул итә. Әгәр сыйныфта авыру йоктырган балаларның саны мәктәпне сагайта икән, бу бик яхшы. Укучыларның 20 проценты ОРВИ белән авырган очракта сыйныф бер атнага карантинга җибәрелә», — дип хәбәр итте санитар ведомство башлыгы.

Балаларны дәрестән читләштерү вирусның бер укучыдан икенчесенә йогуын булдырмаска ярдәм итә.

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, бүген республикада ОРВИ аркасында тулысынча ябылган һәм дистанцион укуга күчерелгән мәктәпләр юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев