«Игелек үзәге»нең «Карау мәктәбе»ндә чираттагы дәрес үткәрелде
Актаныш районындагы «Игелек үзәге» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында эшләп килүче «Карау мәктәбе»ндә чираттагы дәрес узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш районындагы «Игелек үзәге» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге — район территориясендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, шулай ук авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләргә һәм балигъ булмаганнарга социаль хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлек алып баручы учреждение. Үзәкнең төп максаты — гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә булган хокукларын тормышка ашыруга булышу һәм аларның тормыш шартларын яхшырту.
Учреждение базасында эшләп килүче «Карау мәктәбе»ндә чираттагы дәрес узды.
Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм чит кеше ярдәменә мохтаҗ инвалидларга озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында, «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты нигезендә, шәфкать туташы Г. Шәңгәрәева социаль хезмәткәрләр һәм карау буенча ярдәмчеләр өчен практик дәрес үткәрде.
Дәреснең темасы- «Аз хәрәкәтләнүче һәм хәрәкәтләнә алмаган гражданнарның туклануын оештыру. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны ашату».
Авыру кешенең туклануын дөрес оештыру — гомуми карауның бик мөһим өлеше. Дөрес тукландыру алымнары организмга тизрәк тернәкләнергә һәм гадәти тормыш рәвешенә кайтырга ярдәм итә. Өй шартларында үз-үзен карый алмаган кеше өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру — белгечләрнең төп бурычларының берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев