Актаныш

Узган тәүлектә Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан вафат

Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1298гә җитте.

Узган тәүлектә Татарстанда тагын җиде кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Аларның барысы да – хатын-кыз.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1932, 1939, 1941 (икәү), 1947, 1958, 1960 елгы хатын-кызлар дөнья куйган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1298гә җитте.

«Татар-информ» агентлыгы республикада узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 232 очрагы ачыклануы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: