Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Автоледи-2020

06 августа 2020, 09:53

1760

0

0

...

Дистә еллар рәттән инде җирлегебездә иң оста машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан “Автотуташ” бәйгесе уздырылып килә . Үз көченә ышанган һәм осталыгын күрсәтергә әзер булган дистәдән артык хатын-кыз анда үз көчләрен сыный. Быел да әлеге бәйге шундый 10 гүзәл затны бергә туплады.  

Бәйге ике этапны үз эченә алды. Беренче өлештә конкурсантлар 10 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә тиеш булсалар, икенче этапта фигуралы йөртүдә үз көчләрен сынап карадылар.
 

Катнашучыларның автомобиль йөртү осталыкларын ЮХИДИ хезмәткәре бәяләде. "Автотуташ -2020" исеменә дәгъва кылучылар машиналарында арт белән гаражга керделәр, параллель парковкалау, змейка аша үтү буенча имтихан тоттылар.

Урыннар исә катнашучыларның теоретик белемнәренә һәм машина йөртү осталыкларына карап чыгарылды. 3 урынга Актаныштан Алена Аскарова, 2 урынга Пучыдан Ләйсән Газизова иреште. 1 нче урынны исә Алсу Хуҗина яулады. Ул Республика күләменендә оештырылачак "Автотуташ-2020" бәйгесендә район данын яклаячак.


 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X