Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Гөлгенә Сафина хөрмәтенә хәйрия концерты

12 октября 2020, 09:54

3031

0

0

Игелеккә бер адым

2019 елның 2 июль көнендә медицина училищесының 3 курсы өчен Чаллы шәһәренә имтихан бирергә барганда юл һәлакәтенә очраган, яшәү өчен көрәшүче  Ахун авылы кызы  Гөлгенә Сафинаның язмышы берәүне дә битараф калдырмады. Башкаларга игелек кылудан күңел рәхәтлеге кичергән олы йөрәкле кешеләрнең тырышлыгы белән Гөлгенә хөрмәтенә хәйрия чаралары уздырыла. Әлеге игелекле гамәлдә катнашкан һәркем Гөлгенәне терелтү өчен үзеннән күпмедер өлеш кертергә омтыла.

6 октябрь көнне дә райондашларыбыз нәкъ шул максаттан Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортына җыелды. Биредә Мөслим районы Метрәй авылы егете, эшмәкәр һәм хәйрияче  Рүзәл Минһаҗов тарафыннан оештырылган “Игелеккә бер адым” дип аталган хәйрия концерты узды.

Билгеле булганча, Гөлгенәне терелтү өчен әле зур суммалар кирәк. Игелек кылырга, ярдәм итәргә теләүчеләр өчен әнисе Ландыш Баһауованың  телефон номеры: 8-960-087-86-81.

Ак Барс картасының номеры 2200530129959151

Сбербанк картасының номеры 4276862021682101

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X