Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Михайловка авылында өр-яңа обелиск ачылды

28 июля 2020, 09:14

1443

0

0

Туган нигезләрендә һәйкәл төзеделәр

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күп кенә авылларыбызда һәйкәлләр торгызылды. Быел барлык халыкны җыеп, яугирләрне искә алу митинглары үткәрелмәде. Әмма һәйкәлгә чәчәк салулар аз кеше катнашында булса да оештырылды. Ә Михайловка авылында исә өр-яңа обелиск ачылды. Кече авыл зур тарихи вакыйганың шаһиты булды.

Ачылу чарасы 24 июньгә – Мәскәүдә, Казанда Җиңү парады үткәрелгән көнгә туры килде.

Михайловка – Аккүз җирлегенә караган авыл. Тырыш, хезмәт сөючән халык яшәве белән данлыклы. Татарлар һәм руслар бердәм гомер кичерә анда.

Бөек Ватан сугышына шушы кечкенә авылдан 26 кеше киткән, әмма 9ы гына кире әйләнеп кайткан. Ләкин моңа кадәр 9 Май – Бөек Җиңү көнендә очрашу, хатирәләрне яңарту өчен махсус урыннары юк иде. Аяз күк йөзе, матур тормыш хакына батырларча көрәшкән, яу кырында ятып калган, төзәлмәс яралар белән кайтып, мәңгелек йортка күчкән авылдашларын искә алу өчен зиратка җыела торган булганнар.

Бөек Ватан сугышында башларын салган батырлар истәлегенә төзелгән әлеге һәйкәл шушы җирлектә туып-үскән Ләйсән Янгирова һәм аның гаиләсенең матди ярдәме белән сафка бастырылды. Ләйсән ханым Актанышта озак еллар нотариус хезмәтен башкара. Туган ягын онытмый. Тормыш иптәше Хәмит Янгиров – район судында тәҗрибәле хөкемдар. Алар һәйкәлне төзетеп, якташлары һәм райондашларына бүләк итеп, олы ихтирам казансалар да, әле моның белән генә чикәләнеп калырга уйламыйлар. Киләчәктә бу урынны ял паркы итү нияте белән яналар.

– Без шушы йортта, шушы нигездә 8 бала үстек. Кайсыбыз кая таралышты. Әмма балачак белән бәйле бу җиргә эзне суытмыйбыз. Табигатебез бик матур. Өебез искерде. Аны сүтеп, тирә-ягын чистартып, бушап калган нигездә һәйкәл торгыздык. Бу эшне апрельдә башлаган идек. Ике айда төгәлләнде. Чиялек авылындагы зиратта очраша идек. Хәзер инде шушы урында авылдашлар, туганнар җыелып күрешербез, дигән уебыз бар. Ял итү паркы итеп эшләргә исәплибез. Аллаһ теләсә, исә-сау эшләп торсак, гөл бакчасы итәрбез, – диде Ләйсән Сөнәгать кызы.

Аның дулкынлануы туганнарына, авылдашларына да күчте. Бу – табигый. Мондый вакыйга еш кабатланып тормый.

ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган шушы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Михайловканың легендар шәхесләр биргән төбәк икәнлеген ассызыклады. Социалистик Хезмәт Герое Александр Сальников искә алынды. Сугышта яулаган батырлыклары өчен 1945 елда Мәскәүдә узган Җиңү парадында катнашкан ул. Легендар шәхесләр хәзер дә арабызда яши. Алар иганәчелек ярдәме күрсәтеп, туган җирләрен данлый.

– Зур тантана бүген. Беренче тапкыр Мәскәүдә Җиңү парады 1945 елның 24 июнендә үткән булса, нәкъ менә 75 елдан соң югары рухта үтә торган чара. Киләчәк буынга без бүгенге матур тормышның нинди җиңүләр исәбенә, күпме батыр кешеләребез аркасында яуланганын аңлатырга тиешбез, – диде Энгель Фәттахов.

Районда 87 авыл исәпләнә. Ике Социалистик Хезмәт Герое чыккан, шуның берсе – Михайловкадан. Кече авылның даны мәңгелек. Кечкенә булса да, төш кенә, дип тиккә генә әйтмиләрдер.

Район җитәкчесе бу көнне, аеруча, Янгировлар гаиләсенә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен мулдан җиткерде. – Безнең кечкенә авылыбызны зурлап-хөрмәтләп, матур һәйкәл-обелиск төзегән өчен рәхмәтебез чиксез, – дип куанышты авылдашлар.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән әйтем актуальлеген югалтмый.
 

ФОТО: Лилия Бәхтиева

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X