Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

“Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагын Актанышка Венера һәм Алмаз Сабитовлар гаиләсе алып кайта

Татарстан Республикасы Бөтенроссия гаилә учагы федераль проектында бик актив катнаша. Бүген, 22 апрель көнне “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагы Актанышка кайтырга юлга чыкты.

2024 елның 23 гыйнварында Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләр залында Россиядә Гаилә елын ачу тантанасында  Бөтенроссия гаилә учагы кабызылды.

Барлык федераль округлардан җыелган яшь гаиләләр гаилә учагының кыйпылчыкларын үзләренең регионнарына алып кайттылар. Нәкъ менә шушы Гаилә учагы бүген республика районнары буйлап сәяхәт итә.

Бүген әлеге тарихи утны Мөслим районы вәкилләре Актаныш районына тапшырды. Тантаналы чарада район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләү сүзләрен җиткерде. 

Гаилә учагын мөслимлеләрдән Актаныш районы Киров авылында яшәүче күп балалы үрнәк гаилә-Алмаз һәм Венера Сабитовлар  кабул итеп алды. 

Районыбызның тантаналар залында әлеге уңайдан бүген зур бәйрәм чарасы көтелә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев