Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби мәйдан

Актанышта кунакта- язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев

Бүген районыбыз китапханәчеләре тантаналар залына китап бәйрәменә җыелды- алар яраткан язучыбыз, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашты.

Ренат Сафа улы үзенең кызыклы, мавыктыргыч әсәрләре белән татар әдәбиятына яшен кебек килеп керде, китап укучылар бер сулыш белән аның "Сират күпере", "Кенәри читлек кошы", «Беренче умырзая» , «Ак кыялар турында хыял», «Истәлек өчен Гыйлемханга» һәм башка әсәрләрен йотлыгып кабул итте.

Бүгенге очрашуда үзәк китапханә хезмәткәрләре язучының барлык популяр әсәрләрен  искә төшерделәр.  «Сәфәр чыгар аты бар» дип исемләнгән махсус күргәзмәдә Ренат Мөхммәдиевнең китаплары, аның хакындагы язмалар белән танышырга була иде, шулай ук буктрейлер тәкъдим ителде.

Ренат Сафа улы, аралар ерак дип тормаган,  укучылар белән очрашуга бик теләп килгән. Очрашу алдыннан үзе белән әңгәмә корып алдык.
 

-  Актаныш минем өчен аерым бер мөһимлеккә ия район. 60-70 елларда телевидениедә эшләгәндә шушы районга командировкага килгән идем. Самолеттан төшүгә бар кешенең татарча сөйләшүенә сокланган идем. Тора-бара  Актаныш кияве дә булып куйдым. Актанышка гел кайтып йөрдек. Актаныш- милләтебез, әдәбиятыбыз, сәнгатебез өчен бәрәкәтле бишек. Күптән инде укучыларым белән очрашканым юк иде. Республика милли китапханәсе белән берлектә "Ак кәгазь нидән саргая?" дигән яңа гына табадан төшкән китабымны  алып кайттым. Мәскәүдә, Каззанда, Төркиядә яшим. Интернет заманы бит, Мәскәүдәге эшләремне Казанда да эшлим.  Татар милләте Казан белән генә чикләнми, татар халкы дөньяның төрле тарафларында яши. 20 китабым чит илләрдә басылды, аларны бик яратып укыйлар, -диде ул бүгенге иҗат тормышы белән таныштырып. 

Әлеге очрашуны оештыруда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бүлек мөдире,якташыбыз Зәйнәп Җамалиева китапханә хезмәткәрләрен 27 май көнне булып узган китапханәчеләр көне белән тәбрикләде.

Богады китапханәчесе Рәзинә Мөнировага хезмәттәге уңышлары өчен Милли китапханәнең күкрәк билгесен тапшырды. Зәйнәп Җамалиева Актаныш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире Гөлназ Әхмәдишина белән шулай ук юбилейларын каршылаган Әтәс һәм Такталачык китапханәчеләре Мәүҗидә Гарипова белән Диләрия Гайсинаны тәбрик иттеләр.

Әдәби очрашу районыбызның сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды, китапханәчеләр танылган язучыга үзләрен борчыган күпсанлы сорауларын бирделәр. Ринат Мөхәммәдиев үзенең мәгънәле, акыллы җаваплары белән очрашуны тагы да кызыклы итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев