Актаныш

Актаныш районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Актанышта Владимир Ленинның туган көненә багышланган очрашу узды

Бүген, 22 апрель көнне, бөтен дөнья тарихында зур урын алган дәүләт эшлеклесе, Октябрь революциясе җитәкчесе Владимир Ильич Ленинның туган көне. Шул уңайдан Коммунистлар партиясенең Актаныш бүлекчәсе бөек юлбашчы истәлегенә багышланган очрашу оештырды.

Чарада гомер юллары Советлар Союзы чорының иң матур һәм истәлекле вакытына туры килгән, партия кушуы буенча үскән,  яшәгән һәм хезмәт иткән районның хөрмәтле ветераннары- замандашлар катнашты.

Очрашу барышында катнашучылар Совет чорын искә төшерделәр: партия, комсомол һәм пионерия рәтләренә кабул ителү мизгелләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар, яшьлек елларын искә алып, җылы хисләр белән сөйләделәр. Алар өчен бу вакытлар — хезмәт, бердәмлек һәм зур ышаныч чоры булып хәтердә калган.

Очрашу ахырында замандашлар Ленин паркында урнашкан Владимир Ленин бюстына чәчәкләр салдылар һәм бөек юлбашчы истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар.

Әлеге чара тарихи хәтерне саклау, үткән буыннар тәҗрибәсен хөрмәт итү һәм җәмгыятьнең бердәмлеген ныгыту максатыннан оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев