"Актаныш-информ" өчен Ләйсән Газизова әзерләде автор яңалыклары
-
1 апрельдән автомәктәпләрнең өйрәнү автомобильләрендә махсус тавыш сигнализаторларын урнаштыру мәҗбүри- Ни өчен?
1 апрельдән автомәктәпләрнең өйрәнү автомобильләрендә икенче педальгә басуны кисәтә торган махсус тавыш сигнализаторларын урнаштыру мәҗбүри булачак.
-
Иске Кормашның «Хәзинә» бию ансамбле «Балкыш» фестивалендә катнаша
Бүген Иске Кормаш авылында эшләп килүче «Хәзинә» ветераннар ансамбле VIII республикакүләм «Балкыш» фестиваленең зона турында чыгыш ясады.
-
Казанда республикакүләм «ГТО уеннары» ярышларында Актаныш командасы I урынны яулады
30-31 март көннәрендә Казан шәһәрендә республикакүләм «ГТО уеннары» узды. Әлеге мөһим бәйгедә районыбыз командасы да катнашты.
-
8 -18 апрель көннәрендә «Актаныш таңнары» газетасына ташламалы бәядән язылып булачак
8 -18 апрель көннәрендә «ТАТМЕДИА» газета-журналларына, шул исәптән «Актаныш таңнары» газетасына 2024 елның икенче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылып булачак.
-
Райондашларыбыз XII Республика ифтарында катнашып кайттылар
Бүген Рамазан аеның 22 нче көне. Ураза тотучы дин кардәшләребез ифтар мәҗлесләрендә, тәравих намазларында бер-берсе белән күрешеп, хак динебез исламның хакыйкатенә тагы да ныграк төшенә, инана, вәгазьләнеп күңелләрен пакъли. 29 нчы март көнне бер төркем райондашларыбыз Казанга XII Республика ифтарына бардылар.
-
Районыбыз мәктәпләрендә 2023-2024 нче уку елының соңгы чиреге башланды: Алда- имтиханнар!
Районыбыз укучылары бүгеннән 2023-2024 нче уку елының соңгы чиреген башлап җибәрде.
-
«Ак инеш» ансамбле «Сандугач сайрар илем» конкурсында ике номинациядә беренче дәрәҗә лауреат булып танылды
«Ак инеш» ансамбле «Сандугач сайрар илем» конкурсында ике номинациядә беренче дәрәҗә лауреат булып танылды. Әлмәттә узган гала-концертта чыгыш ясап үзләренең осталыкларын тамашачыларга да күрсәттеләр.
-
«Ромашка» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләре» район семинары узды.
2нче санлы «Ромашка» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләре» исеме астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең район семинары булып узды. Әлеге чараның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үсеше формалаштыруның нәтиҗәлелеген арттыруда педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү.
-
Актаныш сәнгать мәктәбенең «Тылсым» балалар театры коллективы l Республикакүләм бәйгедә II урынга лаек булды
27 март, Халыкара театр көнендә балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында сәяхәттә булдылар. Театр буенча экскурсия, театр турында фильм карау, тәмле бәлеш белән чәй табыны артында аралашу оештырылган иде.
-
Ифтар-2024: Якташыбыз Вәсим Вахитов райондашларны авыз ачу мәҗлесенә җыйды
Изге рамазан аенда җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесләре оештыру бик күркәм, игелекле гамәл. Казандагы «Актаныш якташлык җәмгыяте» җитәкчесе Вәсим Вахитов ел саен туган ягыбызга кайтып матур очрашу- ифтар үткәрә. Быелгы ураза аенда да әлеге традициягә тугры калып Вәсим Хуҗаҗан улы «Җәмигъ » мәчетендә мәҗлес уздырды.
-
Бездә- ташламалы бәя вакыты җитә: «Актаныш таңнары»на очсыздан гына язылып калыгыз!
1 апрельдән «ТАТМЕДИА» газета-журналларына 2024 елның икенче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылу игълан ителә.
-
Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин
Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгергә мөмкин, анда 13 000 нән артык кеше яши. Бу хакта республика вице-премьеры хәбәр итте.
-
1 апрельдән Актаныш районы мәктәпләренә Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана
1 апрельдән республикада яшәүчеләр Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гариза бирә ала.
-
Такталачык авылының «Альтаир» кафесы авылдашлары өчен ифтар мәҗлесе уздырды
Такталачык авылының «Альтаир» кафесында авылдашларыбыз өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде, дип хәбәр итә безгә авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров.
-
Иртәгә Рамазан аеның унсигезенче көне
Рамазан аенда бик күп райондашларыбыз уразага керә. Шул уңайдан сәхәр һәм ифтар вакытларын исегезгә төшерәбез.