"Актаныш-информ" өчен Ләйсән Газизова әзерләде автор яңалыклары
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Райондашыбыз, махсус хәрби операциядә катнашкан Богдан Абышев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
-
Рамазан гаете Актаныш районы мәчетләрендә 10 апрель көнне 6.00 сәгатьтә башлана
Рамазан гаете Актаныш районы мәчетләрендә 10 апрель көнне 6.00 Коръән уку белән сәгатьтә башлана һәм 6.30 сәгатьтә гает намазы укыла.
-
Яңа Әлем балалар бакчасына йөрүчеләрнең әтиләре сыерчык оялары ясап урманчылык хуҗалыгына тапшырды
Яз. Табигатьнең уянып килгән мәле. Балалар өчен бигрәк тә күңелле вакыт: кар һәм боз эри, сулар ерганаклар булып ага, тамчы тама, кошлар җылы яктан кайталар. Табигатьнең әлеге күңелле мизгелләрен балалар күңеленә кереп калырлык күзәтүләр һәм эшчәнлекләр алып бару һәр тәрбияченең, балалар бакчасының бер бурычы булып тора. Туган як табигатен ярату, саклау өчен аңа күпмедер үз көчеңне дә куярга кирәк.
-
XXIV «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ИҖАДИ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь каләм ияләре катнаша ала.
-
Террорга каршы көрәш комиссиясендә: Актаныш районына террорчылык актлары куркынычы янаганда нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләшәләр
Бүген район хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә террорга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
-
Байсар мәктәбе укучысы «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә II урын алды
4 апрель көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә йомгак ясалды. Бу мәртәбәле бәйгедә Байсар мәктәбе укучысы Рузалина Хайбрянова мактаулы II урынны яулады.
-
Аккүз авылы халкы боз озатырга төште
Бүгенге кояшлы матур көндә Аккүз авылы халкы Сөн буена төште. Изге теләкләр белән боз озаттылар.
-
Сөндә боз яхшы утыра әле
Әлегә Татарстан белән Башкортстан чигендәге күпердә Сөн елгасы менә шундый халәттә.
-
2024 елның 1 апреленнән җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату тәртибе турында
2024 елның 1 апреленнән «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында»гы Федераль закон үз көченә керә.
-
2024 елда мәҗбүри рәвештә сыра һәм аз күләмле алкогольле эчемлекләрне «Честный знак» системасында маркировкаланып сату кертелә
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 нче номерлы карары нигезендә сыра һәм аз күләмле алкогольле эчемлекләрне ваклап сатучылар «Честный знак» дип аталучы товарларны мониторинг уздыручы дәүләт мәгълүмат системасында (ГИС МТ) теркәлү узарга тиешләр.
-
Бүген Тайваньда көчле җир тетрәгән
Бүген, 3 апрельдә Тайваньда көчле җир тетрәү булган. Дүрт кеше һәлак була, 57 кеше яралана һәм икесе хәбәрсез югала, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.
-
ЭКОяз-2024: Пучы балалар иҗат үзәгенең «Табигать сакчылары» командасы республикакүләм экологик бәйгедә катнаша
1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланды. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә.
-
Рөстәм Миңнеханов Алабугадагы фаҗигадән соң «Алабуга Политех» колледжы студентлары белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәренә килде. Биредә зыян күргән биналарны карап чыкты, төзүчеләр белән сөйләште, кыска вакыт эчендә торак биналарны торгызырга кушты.
-
1 апрельдән машина йөртү таныклыгы өчен имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керде
1 апрельдән машина йөртү таныклыгы өчен имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керде.
-
ТР Рәисенең матбугат хезмәте: Алабугада пилотсыз очу аппаратларының һөҗүменнән зыян күрүчеләр бар
ТР Рәисенең матбугат хезмәте: Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган.