Актаныш

Актаныш районы

16+
Бәхет кошы — хезмәттә

Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Ралиф Мөхәммәтгалиев Актаныш районы башлыгының Мактау грамотасы белән хөрмәтләнде

Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Мөхәммәтгалиев Ралиф Имамгали улы авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Актаныш районы башлыгының Мактау грамотасы белән хөрмәтләнде.

Нур Баян исемендәге хуҗалык 2025 елда кырчылык уңышыннан хуҗалык кассасына иң күп күләмдә акча керткән хуҗалыкларның берсе. Шулай ук техника яңарту, югары технологияләр кулланып эшләүдә дә алдан баралар. хуҗалыкның югары күрсәткечләренә ирешүдә Ралиф Имамгали улы кебек фидакарьләрнең өлеше зур. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хуҗалыкта язгы кыр эшләренә старт бирүче семинар -киңәшмә барышында уңган кырчыга уңышлар теләп, бүләген тапшырды. 

Ралиф Мөхәммәтгалиевне чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да сау-сәламәт булып, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагының мактанычы булуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев