Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Теплицаның туфрагын кайчан алыштырырга?

Язгы бакча эшләренә озак калмады. Аңынчы теплицаларны тәртипкә салырга кирәк. Укучыбыз безгә теплицаның туфрагын кайчан алыштырырга, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Бу һәм башка сорауларга җаваплар әзерләдек.

 

Теплицаның туфрагын бактерияләр, гөмбәчекләр, кортлар һәм төрле чирләрдән химик препаратлардан башка да арындырып була.

Эш тәртибе:

  1. Төп чистарту
    • Теплицаның эчен, туфрагын узган елдан калган чүпләрдән, тамырлардан чистартыгыз.
    • Көрәк очы белән җирне йомшартып чыгыгыз.
    • Поликарбонатның эчке һәм тышкы якларын кер сабыны җебетеп салынган су белән юыгыз.
  2. Җирне эшкәртү
    • Пешекләү ысулы — иң таралган һәм нәтиҗәлесе. 60 градуслы кайнар суны 1 кв. метрга 3 чиләк чамасы сибегез. Аннан түтәлне полиэтилен пленка белән каплагыз. Бу ысул бөтен личинкаларны, кортларны, гөмбәчекләрне һәм бактерияләрне юк итә. Иң мөһиме: су температурасы 60 градус булырга тиеш, әгәр 100 градуслы су куллансагыз, җирнең файдалы матдәләре юкка чыга. Ике көннән пленканы алыгыз.
    • Марганцовкалы су белән эшкәртү дә файдалы.
    • Фитоспорин белән дә эшкәртергә мөмкин: 100 гр фитоспоринны 1 литр суда җебетеп, аннары 9 литр суга кушыгыз. Бу катнашма белән теплицаның бөтен җирен юдырыгыз.
  3. Җирне эшкәрткәннән соң
    • Бу ысулларның кайсын гына куллансагыз да, 7–10 көннән соң гына үсенте һәм орлыкларны утыртырга мөмкин.
    • Теплицаның туфрагын һәр 4–5 ел саен яңартып тору киңәш ителә.

Бу киңәшләрне үтәп, теплицагызда химик препаратларсыз да чиста, сәламәт  зур уңыш алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев