«Ромашка» балалар бакчасында үзенчәлекле эшләпәләр бәйгесе узды
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Ромашка» балалар бакчасында үзенчәлекле эшләпәләр бәйгесе узды

Балалар һәм әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләрен иҗат аша өйрәнде.

«Ромашка» балалар бакчасында Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе белән берлектә «Юл йөрү кагыйдәләре эшләпәсе» дип исемләнгән иҗади бәйге узды.

Әлеге чара балаларны гына түгел, ә гаиләләрне һәм педагогларны да берләштерде. Бәйгедә 69 гаилә һәм 8 педагог катнашып, юл хәрәкәте иминлегенә багышланган төрле темадагы үзенчәлекле баш киемнәре әзерләде. Һәр эштә балаларның һәм өлкәннәрнең фантазиясе, иҗади осталыгы чагылыш тапты.

«Ромашка» балалар бакчасында үзенчәлекле эшләпәләр бәйгесе уздыБәйге нәтиҗәләре игълан ителгән көнне балалар бакчасында чын мәгънәсендә бәйрәм оештырылды. Чара матур дефиле белән башланды. Кечкенәләр төркеменнән алып мәктәпкә әзерлек төркеменә кадәр балалар үзләре ясаган эшләпәләрне горурланып күрсәтте. Педагоглар да бәйгедән читтә калмады, тематик баш киемнәре белән дефиледа катнашты.

Бәйрәм барышында балалар өчен кызыклы уеннар, викториналар һәм биюләр әзерләнгән иде. Алар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, үз белемнәрен тагын бер кат сынап карадылар.

«Ромашка» балалар бакчасында үзенчәлекле эшләпәләр бәйгесе уздыАктаныш районы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе вәкиле Ләйсән Рәдиф кызы барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Бәйгедә аеруча актив катнашкан балаларга һәм гаиләләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Ромашка» балалар бакчасында үзенчәлекле эшләпәләр бәйгесе уздыБәйрәмнең матур мизгелләре педагоглар тарафыннан махсус әзерләнгән фотозонада да мәңгеләштерелде.

«Юл йөрү кагыйдәләре эшләпәсе» бәйгесе балалар өчен күңелле чара гына түгел, ә юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерүнең кызыклы һәм нәтиҗәле ысулы булды. Үз куллары белән ясаган эшләпәләр аша балалар юл билгеләрен, светофор төсләрен һәм иминлек кагыйдәләрен тагын да яхшырак истә калдыра алды.

Бәйгедә катнашкан барлык балаларга, әти-әниләргә һәм педагогларга иҗади хезмәтләре өчен зур рәхмәт!


Нет комментариев