Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Беренчеләрдән уракны тәмамлаган механизаторлар авыл хуҗалыгы идарәсенең рәхмәт хатына лаек булды (фотолар)

«Актаныш» агрофирмасы комбайнчылары хуҗалыкта гына түгел, районда, республикада хөрмәтле кыр батырлары.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев бүген агрофирмада урып-җыюны тәмамлау уңаеннан оештырылган бәйрәмдә аларның һәммзәсенә җылы теләкләрен җиткереп үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Әлеге мактау хатларына Нияз Гайнанов

, Альберт Миңнегали улы

,  Эльбрус Инсаен улы, Фуат Фәсләхетдин улы

, Илназ Ирек улы лаек булды.

Алар арасында чирек гасыр буе һәр елда да урып-җыю кампаниясендә катнашкан игенчеләр дә, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, тәҗрибә туплап быел кыр корабларына утырган механизаторлар да бар иде. 

Нәфис Әзһәм улы шактый нык табигать сынаулары үтеп, бирешмичә мул уңыш  җыеп алган игенчеләргә, җитәкче-белгечләргә, уңышны амбарларга түкми-чәчми илткән шоферларга, янгын куркынычсызлыгын булдырган хезмәтчәннәргә, башка эшчеләргә зур рәхмәтләрен белдерде.

"Актаныш" агрофирмасы  2500 гектар мәйдан җирдән 2023 елгы корылык өчен зур күләмдә- 53 мең центнер икмәк җыеп алды. Уртача бер гектар мәйданга 27 центнер уңыш туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев