Бүген Актаныш районы басуларын карап чыктылар: быелгы уңышка нигез ныклы салынган!
Бүген, 1 июнь көнне, Актаныш районы җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре катнашында район басуларын традицион карап чыгу үткәрелде. Әлеге чара ел саен уздырыла һәм чәчү кампаниясенең нәтиҗәләрен бәяләү, үсеш торышын анализлау максатын куя.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, быелгы карап чыгу узган елдагы кебек үк нәкъ 1 июньгә туры китереп оештырылды:
«Планлаштырганча, традицион рәвештә чәчелгән басуларны карап чыктык. Аллага шөкер, эш барышы куандыра — басулар яхшы хәлдә. Һава торышы да безнең яклы булды: башка елларда яңгыр астында йөрергә туры килсә, быел көн аяз һәм уңайлы булды», — диде ул.
Басуларны карап чыгу махсус төзелгән маршрут буенча узды. Комиссия составында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» вәкилләре дә катнашты. Алар җитәкчелегендә бер атна дәвамында район хуҗалыкларының төрле басулары тикшерелде. Бу формат, хуҗалык җитәкчеләренә бер-берсенең эшчәнлеген бәяләү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә.
Актаныш басулары
«Актаныш» агрофирмасы, «Чишмә», Нур Баян исемендәге, «Таң» хуҗалыклары, шулай ук «Әнәк» агрофирмасының бүлекчәләре һәм башка предприятиеләрнең басулары югары бәя алды. Әлеге хуҗалыклар район буенча югары күрсәткеч бирүче алдынгылар булып тора.
Көзге бодайлар һәм кукуруз өмет уята
Белгечләр фикеренчә, быел күпчелек басуларда агротехнологик таләпләр тулысынча үтәлгән. Чүп үләннәренең булмавы, культураларның тигез һәм сәламәт үсеше — дөрес сайланган технологияләр нәтиҗәсе. Аеруча техник культураларның торышы игътибарга лаек. Мәсәлән, «Актаныш» агрофирмасында үстерелгән кукуруз район буенча иң югары күрсәткечләргә ия.
Басуларны карап чыгу барышында белгечләр төрле культураларның торышын җентекләп бәяләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, быел аеруча көзге культуралар, бигрәк тә көзге бодайлар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
«Көзге бодайларны без иң өметле культураларның берсе дип бәялибез. Алар белән эшләгәндә иң мөһиме — дөрес сорт сайлау. Безнең агрономнар даими рәвештә башка төбәкләргә чыгып, яңа сортлар өйрәнә, аларны район шартларында сынап карый. Һәрбер сорт махсус делянкаларда тикшерелә. Быел, мәсәлән, “Чишмә” хуҗалыгы базасында 40 көнлек сынау-күрсәтмә чарасы уздыру планлаштырыла. Бу эшнең нәтиҗәләре инде хәзер үк өметле булуын күрсәтә», — дип билгеләп үтте ул.
Районда җирле шартларга яраклашкан культуралар гына түгел, читтән кертелгән сортлар да уңышлы үстерелә. Көзге культураларның торышы аеруча куанычлы: алар тигез, куе булып үсеп утыра, бу исә югары уңышка нигез сала.
Шулай ук узган ел көнбагыш үстерелгән мәйданнарга игътибар бирү мөһимлеге ассызыкланды. Әлеге басуларны чиста пар итеп калдырып кына калдыру җитми, аларны тиешле тәртиптә эшкәртү, туфракка органик матдәләр кертү зарур. Бүгенге көндә мондый басулар эшкәртелеп, көзге чәчүгә әзерләнергә тиеш. Бу таләпләр барлык хуҗалыкларга да җиткерелгән.
Сәлимгәрәев шулай ук механизаторларның хезмәтен аерым билгеләп үтте. Элек район басуларында 800дән артык механизатор эшләгән. Ә хәзер аларның саны бермә-бер ким. Заманча техника куллану нәтиҗәсендә элек берничә агрегат башкарган эшне хәзер бер генә көчле техника башкара ала.
Соңгы елларда техник культуралар мәйданнары арта, һәм хуҗалыклар аларны үстерү технологиясен актив үзләштерә. Бу исә техник базаны яңартуны да таләп итә. Белгечләр фикеренчә, уңышны вакытында җыеп алып, дөрес эшкәртеп һәм саклап сату — икътисади яктан отышлырак.
Район җитәкчелеге тарафыннан агрономнарга, инженер-техник хезмәткәрләргә һәм барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аларның тырышлыгы белән 2026 елгы чәчү кампаниясе уңышлы башкарылган.
Алдагы чорга карата да өметләр зур. Вакытында яңгырлар явып, ашламалар үз нәтиҗәсен бирсә, район игенчеләре мул уңышка ирешәчәк. Уҗым культураларын җыю эшләрен июль урталарыннан да соңга калмыйча башлау планлаштырыла.
Маршрут барышында фермер хуҗалыклары да игътибарсыз калмады. Районда фермерлар кулында якынча 4 мең гектар җир исәпләнә, шуның 2600 гектары рәсми рәвештә теркәлгән. Калган өлеше элекке елларда оештырылып, соңрак ябылган хуҗалыклар җирләре белән бәйле. Шулай да бүгенге көндә әлеге җирләр дә эшкәртелә, чәчү эшләре алып барыла.
Фермерлар да калышмый
Фермерлар җитештергән продукциянең бер өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, пайчыларга таратыла. Белгечләр билгеләп үткәнчә, фермерларның басулары да яхшы хәлдә: алар агротехнологик таләпләрне үтәп, заманча алымнар кулланып эшлиләр.
«Маршрут буенча барлык хуҗалыкларны да карадык. Начар, ташландык хәлдәге басулар очрамады. Гомумән алганда, район буенча кырларның торышы канәгатьләнерлек, күпчелек очракта яхшы дип бәяләнә», — дип ассызыклады Нәфис Сәлимгәрәев.
Иң яхшылар Сабантуйда бүләкләнәчәк
Алда торган зур чараларның берсе — Сабантуй бәйрәме. Гадәттәгечә, басуларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хуҗалыклар һәм хезмәт алдынгылары әлеге бәйрәмдә аерым билгеләп үтеләчәк. Бу исә авыл хезмәтчәннәрен тагын да тырышыбрак эшләргә этәрә, районда игенчелек тармагын үстерүгә өстәмә стимул бирә.
Актаныш районы игенчеләре бүгенге көндә җаваплы чорга ныклы әзерлек белән керә һәм югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бар көчләрен куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев