Татар Суыксу мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә багышланган чара уздырды.
Мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары педагоглар Чулпан Шәйхенур кызы, Илиза Нәсыйх кызы һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Айсылу Фирдинант кызы җитәкчелегендә юл иминлеген пропагандалауга багышланган файдалы чара оештырды. Укучылар юлда үз-үзеңне дөрес тоту, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерде.
Мәктәптәге яшь инспекторлар отряды әлеге юнәлештә даими эш алып бара. Аларның эшчәнлеге аерым акцияләр белән генә чикләнми — укучылар арасында юл иминлеге кагыйдәләрен аңлату һәм саклык чараларына игътибар бирү буенча төрле чаралар үткәрелеп тора.
Нет комментариев