Иске Балтач авылында гомер иткән тыл ветераны Мөстәгыйдә Шарипова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мөстәгыйдә апа гомер буе сәүдә өлкәсендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Күп еллык намуслы хезмәт юлы белән ул районның хөрмәтле кешеләренең берсенә әверелгән.
Юбилярны истәлекле көне белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева һәм Иске Кормаш җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева тәбрикләде.
Бүгенге көндә Мөстәгыйдә апа Чөгәнә авылында кызы Гөлирә тәрбиясендә яши. Ул дүрт балага гомер биргән, сигез оныкка әби, 12 оныкчыкка карт әбекәй. 95 яшьлек юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннарының кадер-хөрмәтендә озын гомер телибез.
Нет комментариев