Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бүген Актаныш районы умартачылары киңәшә

Бүген технология техникумы базасында умартачылык белән шөгыльләнүче райондашларыбыз өчен укыту-өйрәнү киңәшмәсе уза. Умартачылар белән сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев ачып җибәрде.

                     Соңгы елларда кортчылык белән шөгыльләнүчеләр елдан-ел арта. "Актаныш балы"н җитештерүчеләр табыш алганчы шактый проблемалар белән очраша. Шуңа күрә умартачылык турындагы законнарны, яңалыкларны белеп тору мөһим. "Бүгенге киңәшмә сезгә алдагы эшегезне планлаштырып алып барырга ярдәм итәр", диде Нәфис Әзһәм улы.

                Авыл җирлегендә умартачылар хуҗалыкның агрономы белән даими элемтәдә булырга тиеш. Басу культураларын умарта кортларына бал җыярга уңайлы итеп чәчүне нәкъ менә җир белгечләре-агрономнар оештыра.

"Россия авыл хуҗалыгы үзәге" башлыгы Әфка Сәрвәров тагын бер актуаль проблемага тукталды- басу-кырлардагы үсемлекләрне химик пестицидлар белән эшкәрткәндә умарта кортларын саклап калу буенча чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә пестицидлар куллану уңышны югалтуларны булдырмауга юнәлдерелгән аерылгысыз технологик алым булып тора. Химик пестицидлар кулланудан тулысынча баш тарту яки аларны биологик яктан алыштыру мөмкин түгел. Шул ук вакытта закон нигезендә пестицидлар куллануга карата таләпләр билгеләнгән, аларны үтәү бал кортлары өчен аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

           Авыл хуҗалыгы үсемлекләрен эшкәртү өчен пестицидлар кулланучы гражданнар һәм юридик затлар эшкәртә башлаганчы өч тәүлектән дә соңга калмыйча, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка, ветеринария хезмәтенә, эшкәртү урыныннан кимендә җиде чакрым радиуста урнашкан гражданнар һәм юридик затларны кисәтергә тиеш. Моннан 4-5 ел элек районыбыз умартачыларыннан моңа бәйле рәвештә шикаятьләр гел булып торды. Соңгы вакытта әлеге проблема чишелде. 2022 елда районнан бу уңайдан зарлану ишетелгәне юк. 


              Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнарда умартачылык буенча киңәшчеләр штатын янәдән торгызды. Бу вазыйфаны хәзер район авыл хуҗалыгы идарәсендә тәҗрибәле умартачы Рил Әхмәтҗанов башкара.

Рил әфәнде балчы-осталарны райондагы умартачылык торышы белән таныштырды. Татарстандагы кортчыларның эшчәнлеге, умартачыларга таләпләр турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәүче киңәшчесе А. Гамиров сөйләде. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров үз чыгышында ветеринар-санитар таләпләрне үтәргә чакырды.

           Очрашу түгәрәк өстәл янында фикер алышу белән тәмамланачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев