Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хуҗалыкның уңышы – аларның үрнәк хезмәте

Район күләмендә башка хуҗалыклар белән чагыштырганда әллә ни зур булмаса да, гаять бай тарихка ия Нур Баян исемендәге хуҗалык агросәнәгать комплексындагы уңай эшчәнлеге белән республика күләмендә танылган хуҗалыкларның берсе. Үзенең тырыш эшсөярләре, үрнәк хезмәтләре белән данлыклы ул. Күптән түгел Казанда узган Уңыш бәйрәмендә иң яхшы хуҗалыклар исемлегенә керүе дә моңа...

Район күләмендә башка хуҗалыклар белән чагыштырганда әллә ни зур булмаса да, гаять бай тарихка ия Нур Баян исемендәге хуҗалык агросәнәгать комплексындагы уңай эшчәнлеге белән республика күләмендә танылган хуҗалыкларның берсе. Үзенең тырыш эшсөярләре, үрнәк хезмәтләре белән данлыклы ул.

Реклама

Күптән түгел Казанда узган Уңыш бәйрәмендә иң яхшы хуҗалыклар исемлегенә керүе дә моңа ачык дәлил. Биредә хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов та, хуҗалыкның иң уңган механизаторы, урып-җыю чорында тиңнәр булмаган комбайнчы Флүн Хәмбәлов та бүләкләүгә лаек булдылар. Ә хуҗалыкның баш хисапчысы Ләйсән Гарифҗанова республика күләмендә хөрмәткә лаек хисапчыларның беренче унлыгына кертелде. Районда, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан узган Уңыш бәйрәменә дә хуҗалык яңадан-яңа җиңүләр белән аяк атлады. 9 айлык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ул лаеклы II урынга ия булды.
Саный китсәң, биредә эшләүче һәркемне дә искә алып узарга була. Аларның һәркайсы зур хезмәт тәҗрибәсенә ия. Әйткәнемчә, хуҗалыкның зур дәрәҗәләргә ирешүе иң әүвәл аларның тырыш хезмәте.
Назыйф Шәйхелмәрдәнов югары белемле агроном, хуҗалыкта 2005 елдан хезмәт куя, агроном-бригадир вазифаларын башкара. Тормыш иптәше Гөлүсә дә хуҗалыкта. 2 кыз, 1 егет тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән кызлары Зәлинә кияүдә, гаиләләре белән Пучы авылында яшиләр, уллары Сирин Чаллы шәһәрендә, ә төпчек кызлары Алинә хуҗалыкта хисапчы вазифаларын башкара.
Терлекчелектә хезмәт куючы механизатор Радик Галәветдинов хакында "Елга 365 көн эшли торган егет ул", - дип шаярталар. Хәер, әлеге өлкәдә башкача булмый да. "Сөт муллыгын ул булдыра", - дип тә өстәп куялар. Хуҗалыкта 2004 елдан бирле тырыш хезмәт куя. Малларның көрлеге аның кулында. Тормыш иптәше Галина белән 1 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Галина да терлекчелектә эшли.
Рамил Фәтхуллинның хуҗалыктагы вазифасы хакында кыска гына- "амбар хуҗасы" дип әйтергә була. Амбардагы бар эшләр дә: орлык әзерләү, сыйфатын булдыру, кайткан икмәкне урнаштыру барысы да аның кулында. Гомумән алганда, алдагы ел уңышына төпле нигез салучы ул. Хуҗалык ашханәсендә пешекче булып эшләүче Гөлназ белән 2 ул тәрбияләп үстерәләр.
Быелгы урып-җыюны хуҗалык бөртеклеләрнең 107656 центнер тулаем җыемы белән тәмамлады. Җирләре уч төбе чаклы гына булса да, биредә уңыш тәмен яхшы беләләр. Хәер, игенчелекнең уңышын маллар гына татый, чөнки бөртеклеләр сатуга дип хәстәрләнми, шактый өлеше терлекчелек тармагының икътисади тотрыклылыгына юнәлдерелә. Ә мал саны Нур Баянда ишле. Бүгенге көндә биредә 2413 эре мал асрала. Шуның 654е- савым сыерлары. Алардан алган көнлек тулаем савым 10 мең центнерга якын. Шулай ук, район буенча авыл хуҗалыгының "Кызыл китабына" кереп барган 3655 дуңгыз һәм 10 дистәдән артык ат та асрыйлар.
Агымдагы елда аларга дип 12 мең центнердан артык печән, 16 мең тоннага якын сенаж, 17 мең тоннага якын силос һәм 27 мең центнердан артык салам хәстәрләнгән. Алдагы елда дуңгызчылык тармагында тулаем үзгәртеп кору, яңарту, яңа тораклар төзү, амбарны яңарту, техник паркны баету күздә тотыла. Планнар зурдан, димәк чыгымнары да шактый. Әмма хуҗалыкның кереме әлеге яңарышларны күтәрерлек дәрәҗәдә. Шуның өстәвенә, хезмәт хакы да биредә зарланырлык түгел. Тиешле дәрәҗәдә хөрмәтләсәң, эш кешесенең хезмәте дә сокланырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев