Көзге каникуллар алдыннан укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Актаныш районы Такталачык мәктәбендә укучыларның көзге каникулларны имин үткәрүенә багышланган профилактик чара узды. Анда ЮИД, «Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Юнармия» берләшмәләре әгъзалары катнашты. Очрашуга ГБУ «БДД» Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова да чакырылган иде.
Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде, укучылар тематик видеоролик карадылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм белешмәлекләр белән таныштылар.
Мондый профилактик очрашуларның төп максаты — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, укучыларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен ныгыту. Каникуллар вакытында да юл кагыйдәләрен үтәү һәркем өчен мөһим.
Нет комментариев