Такталачык интернат мәктәбендә юл иминлеге турында сөйләштеләр
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Такталачык интернат мәктәбендә юл иминлеге турында сөйләштеләр

Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен уеннар аша ныгытты.

Такталачык интернат мәктәбендә ЮИД һәм «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары катнашында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган очрашу узды. Чарада ГБУ «БДД» Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова да катнашты. Ул укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен аңлатты.

Очрашу барышында балалар өстәл уеннарында катнашты, юл билгеләре ярдәмендә үз белемнәрен ныгытты.

Чара ахырында укучыларга яктылык кайтаргыч элементлар һәм дәфтәрләр тапшырылды. Мондый очрашулар балаларга юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга һәм аларны көндәлек тормышта кулланырга ярдәм итә.


Нет комментариев