Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы үткәрелде. Көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелде.
Беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү, бизнесны үстерү өчен тудырылган мөмкинлекләр турында чыгыш ясады.
Актаныш үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могтазиров сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупцияне кисәтү, югары технологияле медицина җиһазларын нәтиҗәле файдалану һәм түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү тәртибе турында сөйләде.
Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы белән таныштырды.
Нет комментариев