Югары Яхшый мәктәбендә әтиләр советы семинары узды
Мәгариф яңалыклары

Югары Яхшый мәктәбендә әтиләр советы семинары узды

Интерактив форматта оештырылган очрашуда әти-әниләр, мәгариф өлкәсе вәкилләре һәм мәктәп директорлары катнашты.

Югары Яхшый мәктәбендә әтиләр советы эшчәнлегенә багышланган семинар үткәрелде. Чараның максаты — мәктәп белән гаилә арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр белән танышу.белән танышу.

Семинар интерактив форматта оештырылды. Катнашучылар эшлекле кейс-уенда катнашты, фикер алышты, ә укучылар җыр-биюләре белән чыгыш ясады. Очрашуда 101 яшьлек ветеран Тәфкил Вәлиев та катнашты.Тәфкил Вәлиев

Тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы

Беренче категорияле рус теле укытучысы Йолдыз Сабирова билгеләп үткәнчә, мондый формат әтиләрне мәктәп тормышына активрак җәлеп итәргә ярдәм итә. Семинарга әзерлек барышында да әти-әниләр зур ярдәм күрсәткән: күргәзмәләрне гаиләләре белән бергә әзерләгәннәр, оештыру эшләрендә катнашканнар.Тәҗрибә уртаклашу

Әтиләрнең роле зур

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова мәктәп коллективына, укучыларга һәм әти-әниләргә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул балалар тәрбияләүдә әтиләрнең роле зур булуын ассызыклады.Дилбәр Әнвәрова

Семинар мәктәп белән гаилә арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту һәм әтиләрнең мәктәп тормышындагы катнашуын арттыру юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булды.


Нет комментариев