Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Якташыбыз XXXVII крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында катнашты

Бүген, 25 март көнне, Казан шәһәрендә «Корстон» комплексында XXXVII крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездын узды. Әлеге чарада Россиянең 67 регионыннан вәкилләр катнашты.

 

Съезд делегатларын Россия Президенты Владимир Путин һәм Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин онлайн сәламләде. Съезд эшендә Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Александр Гордеев та катнашты.

Съезд кысаларында фермерларның узган елдагы эшчәнлеге, алда торган бурычлар һәм хәл ителергә тиешле төп мәсьәләләр турында чыгышлар ясалды.

Казандагы Актаныш якташлары оешмасы рәисе, Республика кече һәм урта бизнес предприятиеләр ассоциациясе Советы рәисе урынбасары Вәсим Вахитов та бу очрашуда тәҗрибә туплады.

Әлеге съезд фермерлар өчен тәҗрибә уртаклашу, эшләү формаларын яңарту һәм алга куелган максатларны билгеләү өчен мөһим мәйданчык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев