Актанышка Яңа елны тройкалар алып килә!
Быел да Актаныш районы ата-бабаларыбыздан мирас булып калган, буыннан-буынга кадерләп тапшырылган матур һәм изге традициягә тугры калды. Күп еллар дәвамында Яңа ел бәйрәмнәренең аерылгысыз өлешенә әверелгән атлы тройкалар парадын актанышлылар горурлык һәм шатлык хисләре белән каршы алды.
Яңа елны Актанышка бизәлгән тройка атлары алып килә. Быел да Актаныш районы ата-бабаларыбыздан калган, буыннан-буынга күчә баручы , еллар дәвамында традициягә әйләнгән матур йолага тугры калды. Районыбыз хуҗалыкларының тройкалары Кыш бабай, Кар кызы һәм башка дуслары белән Актаныш урамнарына җиз кыңгырау чыңнарын таратты.
Берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән ат тройкаларын актанышышлылар көтеп алды. Алар тирә-якны көмеш кыңгырау чыңнарына күмеп, үзәк урамнардан үтте.
Бизәлгән атларны конкурска районыбызның биш хуҗалыгы әзерләгән иде. "Актаныш" һәм "Әнәк" агрофирмалары, "Нур", "Чишмә" хуҗалыклары, Иске Байсар авыл җирлегеннән килгән тройкалар Үзәк Чыршы мәйданыннан узганда һәммә кешенең күңеле дулкынланды.
Затлы һәм горур атлар, әлеге мизгелнең әһәмиятен тоеп, бәйрәм маршруты буенча тантаналы рәвештә уздылар, Актаныш халкына һәм кунакларына бәхет, тынычлык һәм иминлек теләде.
Бу матур традиция киләчәктә дә буыннарны берләштерсен, һәр йортка шатлык-сөенеч алып килсен!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов мәйдандагы халкыбызны Яңа 2026 ел белән котлап, изге теләкләрен юллады. Аның сүзләре барлык райондашларныкына аваздаш: махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбыз җиңү белән туган ягыбызга әйләнеп кайтсыннар, безнең тынычлыгыбыз өчен үзләрен аямыйча көрәшүләре, илебез киләчәген үз гомерләренннән өстен куеп дошманга каршы барулары өчен зур рәхмәт! 2026 ел Җиңү елы булсын!
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев җигүле атлар парадына йомгак ясап, иң матур бизәлгән тройкалар җиңүчеләрен атады.
Яңа елга иң яхшы әзерлекле авыл җирлекләре, оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре дә билгеләнеп коллективларга мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм мизгелләре күңелле уеннар белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев