Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Такталачыкта механизаторлар тракторларын кайнар су белән юа

Кышкы салкыннар бирешергә теләмәсә дә, хуҗалыклар язгы чәчүне тулы әзерлек белән каршыларга җыена . «Таң» хуҗалыгының ике бригадасында да- Теләкәйдә һәм Такталачыкта көне ел туйдырырлык чәчү эшләренә керешәчәк машина-тракторлар ремонты тәмамланган диярлек.

                 Кайбер берләшмәләр механизаторларга кытлык кичергән вакытта "Таң"да мондый проблеманың килеп туганы юк. Теләкәйдә дә, Такталачыкта да авыл хуҗалыгына, басу-кырларга гашыйк механизаторлар, шоферлар хезмәт куя. Әтиле-уллы, абыйлы-энеле династияләр эшчәнлеге мактауга лаек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев бу хакта "Таң" хуҗалыгында узган семинарда ассызыклап билгеләп узды. Димәк, хезмәт шартлары канәгатьләнерлек. Барлык техникалар да җылытылган биналарда төзекләндерелә.

           Такталачыкта кыр батырлары өчен тагын бер уңайлык- машина юу өчен махсус урын булдырганнар, кайнар суы килеп тора- су белән өзеклек юк. Техник күзәтү инспекторларының тикшерү көненә  нәкъ тә машиналар, тракторлар, комбайннар, башка техникаларны юып, киптереп бер рәткә тезү бурычы куелды.

          Техник күзәтчелек инспекторы Илдус Хәкимов  "Таң" хуҗалыгын башка хуҗалыкларга бу уңайдан өлге итеп күрсәтте.

-      Алдагы елларда хуҗалыкның комбайннары кар астында ятты, инде хәзер барысы да каплаулы гаражларда кыш чыга. Язгы чәчүгә фаҗигалар чыкмаслык дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп һәрбер механизмны төзекләндерергә кирәк. Тормоз, руль системаларын ныклап карагыз. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләренә дә игътибар итегез. Тиздән технология техникумы базасында механизаторлар өчен укулар башлап җибәрәбез. Барысын да җентекләп аңлатачакбыз,- дип алдагы планнар белән дә таныштырды Илдус Хәкимов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев