Умартачылар киңәште
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә Актаныш районы умартачылары белән киңәшмә узды.
Очрашуда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, районның баш умартачысы, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге белгече Рил Әхмәтҗанов, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргат Абдрахманов катнашып, тармакка кагылышлы актуаль мәсьәләләрне күтәрделәр һәм үз чыгышларында умартачылык үсешенең бүгенге торышына бәя бирделәр.
Киңәшмә барышында умартачылар белән елдагыча очрашу традициясе дәвам итүе билгеләп үтелде. Белгечләр ассызыклаганча, мондый җыелышлар тәҗрибә уртаклашу, проблемаларны уртага салып сөйләшү һәм уртак чишелешләр табу өчен зур әһәмияткә ия.
Киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе — чәчү эшләре вакытында үсемлекләрне химик препаратлар белән эшкәртүгә бәйле проблемалар булды. Умартачылар игътибарны агулы препаратлар куллану вакытын һәм тәртипләрен төгәл үтәүгә юнәлтүне сорадылар, чөнки бу бал кортларының иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый.
Шулай ук Чаллы шәһәрендә узачак ярминкәләргә әзерлек мәсьәләсе дә күтәрелде. Белгечләр аңлатуынча, ярминкәдә катнашу өчен билгеле таләпләр һәм документлар пакеты кирәк, шуңа күрә умартачыларга барлык шартлар алдан ук аңлатылды.
Очрашуда тагын бер мөһим тема — умартачылыкларны урнаштыру урыннары булды. Соңгы елларда умарталыклар саны арту сәбәпле, кайбер авылларда халык белән аңлашылмаучанлыклар да күзәтелә. Шуңа күрә бушап калган элеккеге хуҗалык урыннарын файдалану, шулай ук урман хуҗалыклары белән килешү нигезендә умарталыкларны күчереп урнаштыру мөмкинлекләре каралды.
Тармак өчен иң кискен мәсьәләләрнең берсе буларак талпан (клещ) таралуы да телгә алынды. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бу проблема соңгы елларда аеруча көчәеп киткән һәм умартачылыкны саклау өчен яңа технологияләр һәм эшкәртү ысуллары куллану таләп ителә.
Киңәшмә барышында райондагы умартачылык торышы турында да мәгълүмат бирелде. Бүгенге көндә районда рәсми исәп буенча якынча 3540 умарта гаиләсе теркәлгән булса да, белгечләр чын санның 5000нән артып китүен фаразлый. Шулай ук умарталарны паспортлаштыру һәм чиплаштыру эше дә актив рәвештә дәвам итә.
Белгечләр ассызыклаганча, киләчәктә һәр умартага рәсми паспорт булу мәҗбүри таләпкә әйләнергә мөмкин. Моннан тыш, ярминкәләрдә катнашу өчен биологик анализлар тапшыру кебек өстәмә таләпләр дә көчәя.
Киңәшмә ахырында умартачыларга тармактагы үзгәрешләр турында аңлатмалар бирелде, сорауларга җаваплар кайтарылды һәм алдагы эш юнәлешләре билгеләнде. Очрашу конструктив шартларда узды һәм умартачылык үсеше өчен мөһим фикерләр белән тәмамланды.
Рузилә Хәсәнова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев