Хезмәте зурың хөрмәте дә зур- «Актаныш» агрофирмасы җитәкчесе алдынгыларны бүләкләде
«Актаныш» агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев бүгенге урып-җыюны тәмамлау уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катлаулы чорда икмәк үстерүдә үз өлешләрен керткән хезмәтчәннәрне котлап рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре һәм агрофирма исеме язылган бейсболкалар тапшырды.
Бүген "Актаныш" агрофирмасында ачык һавада, басу уртасында зур бәйрәм тантанасы узды. Урып-җыюны тәмамлау уңаеннан игенчеләрне, җитәкче-белгечләрне хөрмәтләделәр. "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерер алдыннан быелгы урып-җыю эшенә нәтиҗә дә ясады.
Районыбызда быел игенчеләр яз иртә килү сәбәпле апрель башында ук чәчүгә төште. "Актаныш" агрофирмасында да 5 апрельдә басу эшләрен башлап җибәрәләр. 1 майга инде төп культураларны чәчү тәмамлана. Әмма иртә яз үзенең шаккатыргыч сынауларын алда әзерләгән икән. "Актаныш" агрофирмасы басуларына ике тапкыр 10-11 градус салкыннарны кичерергә туры килә. Кыраулар гадәттә 1 сәгать тирәсенә сузылса, агрофирма басуларында һава торышы үтә дә нык көйсезләнә. Кичтән -5 градус суык иртәнгә - 11 градуска кадәр төшә.
- Беркадәр басуларны сенажга салырга туры килде. Киредән чәчмәдек, ә исән калганнарын тәрбияләп үстердек. Соңыннан тагын бер сынау- көннәр корылыкка китте. Бу җирлектә яздан шушы көнгә кадәр нибары 30 мм яңгыр яуды. Көздән ныклап әзерләнү, кышын кар тоту, технологияне җиренә җиткереп эшләү бәрабәренә, химикатлар белән ашлау, микроэлементлар белән тукландыру аркасында яхшы уңыш җыя алдык, -ди Рамил Фидус улы.
Быелгы уртача 20 центнер уңышны елына карата бик яхшы чыкты, дип бәяли җитәкчелек. Алдагы елларда агрофирма басулары гектарыннан 40-60 центнер уңыш бирүчәнлеккә ия иделәр. Әле техник культураларны җыеп аласылары бар. 800 гектар мәйданда үстерелгән кукурузага шушы көннәрдә тотыначаклар, ә 500 гектар көнбагыш культурасы игелгән басуларга комбайннар сентябрь аенда керәчәк.
- Безнең агрофирмада 140 хезмәтчән эшли. Бердәм, оешкан, дус коллектив тупланды. Коллективтагы һәркем бар эшне бергәләп, килешеп, җиренә җиткереп үз вазыйфасын башкара. Аерым бер генә кешене билгеләп үтәсем килми. Еллар авыр дип планканы төшермәскә кирәк. Чөнки моннан да авыррак еллар булырга мөмкин икәнлеген истән чыгармыйк,- дип үзенең кул астында эшләүчеләрне яңадан-яңа үрләр яуларга өндәде Рамил Вәлиев.
Чыннан да сөткә, икмәккә бәяләр төшкән мәлдә тотрыклылык белән алга бару зур көч, рухи ныклык таләп итә. Быел, мәсәлән, агрофирмада узган елгыга караганда да колачлырак төзелеш эшләрен уңышлы башкаралар. Игенчелек, терлекчелек өчен төрле корылмалар сафка баса. Агрофирмада эшләүчеләргә, авыл халкына икмәк, салам, печән бирелә башлаган.
Рамил Вәлиев бүгенге урып-җыюны тәмамлау уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катлаулы чорда икмәк үстерүдә үз өлешләрен керткән хезмәтчәннәрне котлап рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре һәм агрофирма исеме язылган бейсболкалар тапшырды. Шулай ук җәйге каникулда авыл хуҗалыгы тармагына килеп булышкан укучылар, студентлар хөрмәтләнде.
Бәйрәм мул табын янында дәвам итте. Кунаклар кайнар аш, икенче ризык, шашлык, тәмле, татлы җиләк-җимешләр, чәкчәк кебек милли ризыкларыбыз белән сыйланды.
Районыбызның мәдәният сарае хезмәткәрләре бәйрәмне башыннан ахырына кадәр матур итеп алып бардылар, туган якка, хезмәт сөючән халкыбызга карата мәхәббәт, хөрмәт белән сугарылган җырларын башкардылар. Хезмәте зурның хөрмәте зур менә шул буладыр инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Афэрин,хезмэтлэренен хормэтен куреп,хэерле гомерлэр,бэхет,шатлыклар бирсен Аллаhым
0
0