Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Бердәмлек билгесе: май ялларында зиратлар тәртипкә китерелде

Май бәйрәмнәре авыл тормышына аерым бер җанлылык өсти. Нәкъ менә шушы көннәрдә районыбызның күп кенә авыл җирлекләрендә изге һәм күркәм гадәт – зират өмәләре киң колач алды.

1, 2, 3 май ялларында авыл халкы, бердәм булып, мәңгелек йортыбыз булган зиратларны тәртипкә китерүгә чыкты. Кыш буе җыелган корыган агачлар, сынган ботаклар җыештырылды, үләннәр тырмаланды, каберлекләр чистартылды. Бу эшкә өлкәннәр дә, яшьләр дә, хәтта бәйрәмгә кайтып төшкән кунаклар да теләп кушылды. Һәркем күңел кушуы буенча, ата-бабалар рухына хөрмәт белдереп хезмәт итте.

Такталачык авыл җирлеге дә бу игелекле эштән читтә калмады. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин бүген үк авылның ике зиратында да өмәләр гөрләп баруы турында хәбәр итеп, фотолар белән уртаклашты.

— Барлык халык, кайткан кунаклар зират өмәләренә чыкты. Өмәләр алдагы бәйрәм көннәрендә дә дәвам итәчәк, — дип билгеләп үтте ул.

Чыннан да, мондый өмәләр — гади җыештыру гына түгел. Алар — буыннарны берләштерүче, хәтерне яңартучы, күңелләрне якынайтучы күркәм традиция. Зиратларны тәртиптә тоту — ул ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтү, үзебезнең тамырларыбызны онытмау билгесе.

Авыл өстендә яңгыраган көр тавышлар, кулга-кул тотынып эшләүче кешеләр — болар барысы да халкыбызның бердәмлеген, тырышлыгын һәм рухи байлыгын чагылдыра. Шундый мизгелләрдә авыл тагын да ямьләнә, күңелләргә тынычлык иңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев