Укытучылар көнендә «Яңа Җияш – Караталым» китабын тәкъдим иттеләр
Авыллар-байлыгыбыз

Укытучылар көнендә «Яңа Җияш – Караталым» китабын тәкъдим иттеләр

Иске Богады авыл мәдәният йортында «Яңа Җияш – Караталым» китабын тәкъдим итү кичәсендә авторлар – Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова һәм Рузил Мөхәммәтнур улы Исламов кунак буларак катнаштылар.

Китап авторлары – кунаклар

Ләйсән ханым – Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт юлын мәктәптән башлаган мөгаллимә, Татарстан Республикасының Халык укытучысы. Рузил абый – СССР Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Каратал авылы егете. Алар китап язу барышында очрашкан авырлыклар һәм кызыклы мизгелләр турында сөйләделәр.

Укытучылар көнендә Кичәдә шулай ук озак еллар авыл җирлеген җитәкләгән, Богады мәктәбендәге музейга җитәкчелек иткән Рафаэль Нәҗип улы Зәйнуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, биюче Фаяз Әминов, озак еллар Богады мәктәбе директоры булып эшләгән укытучы Глүс Габделхәй улы Газизов һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар.

Тарих битләреннән

Укытучылар көнендә Китапта Яңа Җияш авылының тарихы, биредә яшәгән күренекле шәхесләр, сугыш ветераннары, Әфган сугышы һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, колхоз һәм мәгариф хезмәткәрләре, мәдәният өлкәсе ветераннары турында бай мәгълүмат тупланган. Авылның 1832 елдан бирле искә алынуы, 1834 елдан Яңа Җияш исеме бирелүе кебек тарихи фактлар да китапта урын алган.

Матур мизгелләр

Укытучылар көнендә Чарада Камил Ямилов “Караталым Каратал” җырын башкарды, Әдилә исемле укучыбыз татар биюен күрсәтте, 6 нчы сыйныф укучылары “Мәктәп вальсы” һәм патриотик темага күренешләр тәкъдим иттеләр. Сәмир, Зәлия, Эльмира, Алисә һәм башка балалар җырлар башкардылар.

Кичә ахырында мәктәп директоры Салихов Васил Максут улы чыгыш ясады һәм кунакларга рәхмәт белдерде. Очрашу истәлекле һәм җылы мизгелләр белән тәмамланды.

Әлеге очрашуны оештыруда күп көч куйган мәктәп директоры Васил Салихов белән китапханә мөдире Рәзинә Мөнировага зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Нет комментариев