Үзара салым акчаларын тизрәк үзләштерергә кирәк
Татарстан Республикасында халыктан җыелган үзара салым акчаларын дүрткә тапкырлап кире кайтарганнан соң авыларыбызның йөзе елдан-ел яңарыш кичерә башлады.
Һич кенә дә финанс яклавы тапмаган зират коймалары алыштыру, чишмәләрне карау, юллар салу, кышын кар эттерү кебек мөһим эшләр башкарыла.
Быел үзара салым акчаларын арттырып кайтару программасы тәмамлану алдында. Иске Сәфәр авыл җирлеге үзара салымны үзләштерүдә лидер, биредә халык һәм дәүләт акчаларының 29 проценты гамәлгә ашырылган. Такталачык, Иске Богады, Түке, Актаныш, Пучы җирлекләре дә калышмый, авыл халкы күтәргән проблемалар хәл ителә. Ә менә Актанышбаш, Аеш, Әтәс, Иске Байсар, Кәзкәй, Татар Суыксуы, Татар Ямалысы, Усы, Чуракай, Иске Айман җирлекләре акчаларны үзләштерүдә күпкә калыша.
Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җирлек башлыкларына үзара салым акчаларын тизрәк куллану кирәклеген әйтте. Ел ахырына кадәр вакыт күп кебек тоелса да, эшли башлагач ае да атнага, көне дә сәгатькә әверелергә мөмкин.
Фото Актаныш районы мәгълүмат үзәгенеке
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев