70 яшьлек Илүс Шәкүровны эзләү дәвам итә
Белдерүләр

70 яшьлек Илүс Шәкүровны эзләү дәвам итә

Актаныш авылында яшәүче 70 яшьлек Шәкүров Илүс Гафур улы әлегә кадәр табылмады. Волонтерлар эзләү дә нәтиҗәсез калды. Утырып йөргән машинасы Пучы авылы янында калган. Ир-атның хәтер югалтудан интегүе билгеле, шуңа күрә үзенең кайда яшәгәнен дә хәтерләмәве мөмкин.

Тышкы билгеләре:

  • Буе — 160 сантиметр;

  • Гәүдә төзелеше — ябык;

  • Чәчләре — чал;

  • Күзләре — кара.

Киемнәре:

  • Капюшонлы кара-зәңгәр куртка;

  • Кара трико;

  • Ачык коңгырт кроссовкалар;

  • Кара кепка.

Үзе белән кара төстәге фонарь булган.

Әгәр сез бу кешене күрсәгез яки аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, түбәндәге телефоннарга шалтыратуыгызны сорыйбыз:

  • 8 (800) 700-54-52 — «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отрядының кайнар линиясе;

  • 112 — ашыгыч ярдәм хезмәте.

Кеше эзләүдә һәр мәгълүмат мөһим. Битараф калмыйк, мәгълүматны башкалар белән дә уртаклашыйк!


Нет комментариев