Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Фәйрүзә Ганиева Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» грантын җиңгән иде. Нәтиҗәдә 26 октябрь- 8 ноябрь көннәрендә Кытай Халык Республикасының Нанкин шәһәрендәге Көньяк-Көнчыгыш университетында «Белем бирү процессына эклектик якын килү» программасы буенча стажировка узды.
Эклектик якын килү нәрсә ул?
Белем бирү процессында эклектик караш — бу укытучының конкрет уку бурычларын хәл итү өчен иң уңайлы коралларны сайлап алып, төрле методикалар элементларын аңлы һәм максатчан рәвештә берләштерү стратегиясе. Бу — алымнарны хаослы түгел, ә дәреснең максатларын, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен, яшен, кызыксынуларын һәм уку стилен исәпкә алучы тирән уйланылган система.
Кытайның белем бирү системасы белән танышу
Укытучылар Кытайның белем бирү системасы белән таныштылар, 9 нчы сыйныфтан соң тапшырыла торган «чжункао» һәм 12 нче сыйныфтан соң тапшырыла торган «гаокао» имтиханнары белән кызыксындылар. Күпбалалы сыйныфлар белән эшләү серләренә төшенделәр.
Мәдәни алмашу
Мәдәни тирәлек тә укытучыларды бик уңай тәэсир калдырган:
Кытай кешеләренең тырышлыгына, сабырлыгына, дисциплиналылыгына сокландык. «Кытай өчен киләчәк инде башланган» дигән нәтиҗәгә килдек. Барлык өлкәләрдә дә (укыту, транспорт, күңел ачу, төзелеш һ.б.) югары технологияләр киң кулланыла. Төрле электрон уңайлыклар халыкның тормышын җиңеләйтә,- ди Фәйрүзә Фәрит кызы.
Нет комментариев